Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Инвалидларга уңайлы булсын!

Мәгълүм булганча, илебездә 2011-2012 елларга исәпләнгән "Һәркем куллана алырлык тирәлек" федераль программасы эшли. Ул республикада 2011-2015 еллар дәвамында тормышка ашырылачак. Быелгы исемлеккә дә калабыз объектлары кертелгән.

5 май көнне Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Н.Гыйрфанов бу уңайдан киңәшмә уздырды.

Белгәнебезчә, "Һәркем куллана алырлык тирәлек" программасы физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең төрле объектларга керә алуын тәэмин итү буенча чаралар комплексын үз эченә алган. Бу урында безнең шәһәр һәм районда 11 меңнән артык инвалид гомер кичерүен дә искәртеп үтәсе килә. Аларның 300 гә якыны коляскада хәрәкәт итә. Узган ел "Һәркем куллана алырлык тирәлек" программасына Әлмәт муниципаль районының дүрт учреждениесе кертелгән иде. Болар - мәшгульлек үзәге, балалар шифаханәсе, бала тудыру йорты һәм үзәк район шифаханәсе. Әлеге учреждениеләргә инвалид һәм авыр хәрәкәтләнүче башка төркем кешеләр тоткарлыксыз үтеп керә алсын өчен җиһазландыруга республика һәм федераль бюджеттан 12,5 миллион сум акча бүлеп бирелде. Бүген аларда барлык уңайлыклар да тудырылган.

Марат Гыйрфанов быел программага социаль яклау идарәсенең, 3 нче шәһәр поликлиникасының, музыка көллиятенең, Р.Фәхретдин урамындагы 59 һәм 63 нче йортларның (биредә нигездә начар күрүчеләр яши) кертелүен хәбәр итте. Моннан тыш коляскада йөрүче инвалидлар яшәгән йортлар подъездларын да пандуслар белән тәэмин итәргә кирәк булачак. Район башкарма комитеты җитәкчесе алар буенча да эш күләмен билгеләү зарурлыгына басым ясады. Әлмәт муниципаль районына "Һәркем куллана алырлык тирәлек" программасын тормышка ашыруга агымдагы елда 22 миллион сум акча бүлеп бирү планлаштырылган. Һәр объектка максатчан билгеле бер сумма каралган. Әлеге акчага алда санап үтелгән учреждениеләрнең биналары, йорт подъездлары пандуслар һәм тоткарлыксыз үтеп керә алу өчен каралган башка җайланмалар белән җиһазландырылачак. Марат Нилович узган ел бу җәһәттән башкарылган эшләргә ишарәләп, байтак кына тәҗрибә туплануын, ясалганны кабаттан үзгәртмәс өчен эшләр башлаганчы ук проектны кабаттан карап чыгу, җайланмаларны барлык таләпләрне саклап урнаштыру кирәклегенә күрсәтте. Һәр нәрсә инвалидларга уңайлы булырлык итеп ясалырга тиеш.

Инвалидларны социаль яклау турындагы Федераль законны тормышка ашыру максатыннан Әлмәт муниципаль районының үзендә дә 2002 елдан алып инвалидларның социаль инфраструктура объектларына тоткарлыксыз үтеп керә алуын тәэмин итү буенча программа расланып килә. Аны гамәлгә ашыру барышында байтак кына эшләр башкарылды. М.Н.Гыйрфанов шушы көннәрдә район башкарма комитеты бинасына үзәк керү урынында да эшләр башланачагын хәбәр итте. Кыскасы, шәһәрдә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр теләгән җирләренә бара, хезмәтләрдән куллана алсын, тулы канлы тормыш белән яшәсен өчен максатчан чаралар күрелә.

И.Апачаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250