Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ИГЪТИБАР! Әлмәттә табибларга язылу өчен бердәм номер эшли башлый

25 июньнән Әлмәттә медсанчастьтан кала башка медицина учреждениеләрендәге табибларга язылу өчен бердәм телефон номерына шалтырату мөмкинлеге булдырыла.

22-77-22 номеры эшне күпкә җиңеләйтә һәм вакытны да экономияли. Хәзер шифаханәләргә берничә тапкыр бару, дистәләгән телефон буенча шалтыратулар кирәк булмаячак. Учреждениеләргә шалтыраткан очракта да, чыбыкның икенче очында автомат әлеге яңа номерны тәкъдим итәчәк. Сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Вера Головина белдергәнчә, дәүләт хезмәтләре аша һәм электрон язылулар гамәлдә кала, яңа схема өстәмә рәвештә эшли башлый. 
Табибларга язылудан тыш, әлеге номер буенча өйгә табиб та чакыртырга була, үзеңне кызыксындырган белешмә дә алу мөмкинлеге бар. 
Пациентларның бердәм маршрут үзәге Казанда, ДРКБ һәм РКБда эшли инде. Табиблар да, халык та аның уңайлы булуын күптән билгели. Хәзер аларга Әлмәт тә өстәлә. Бездәге тәҗрибәне соңрак башка районнарга да кертергә исәплиләр. 
22-77-22 номерына шалтырату бушлай. Контакт үзәге эш көннәрендә 7.30 дан алып 19.00 сәгатькә кадәр, шимбә 7.30-17.00 вакыт аралыгында эшли. Якшәмбе ял.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса