Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтле Ватан Геройлары!

Сез - тынгы белмәс, үз язмышына гына түгел, хәзерге заман яшь буын язмышына да битараф булмаган, югары иҗтимагый һәм дәүләт идеаллары хакына шәхси мәнфәгатьләрен дә корбан итәргә әзер торучы кешеләр.

Сезнең сугышчан батырлыкларыгыз һәм тыныч тормыштагы данлы эшләрегез бәрабәренә илебез һәм дөнья тарихы иҗади вакыйгалар, икътисад, мәдәният һәм фән өлкәләрендә күренекле казанышлар белән баеды.

Әлмәт муниципаль районы җитәкчелеге күп еллар дәвамында үзенең сугышчан һәм хезмәт юлы үрнәгендә яшьләргә югары хәрби-патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүгә ныклы нигез салучыларның проблемаларына һәм ихтыяҗларына аңлап якын килә һәм ярдәм кулы суза. Алга таба да без Геройларыбыз үзләрен һәрвакыт җәмәгатьчелек игътибары һәм дәүләт органнары кайгыртучанлыгы белән чолгап алынган хөрмәтле гражданнар итеп тойсыннар өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшләргә ышандырабыз.
Бәйрәм алдыннан ихлас котлауларыбызны һәм изге теләкләребезне кабул итеп алыгыз. Ныклы сәламәтлек, рух күтәренкелеге, иминлек-хөрлек сезгә!
Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.САЛИХОВ
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Н.ГЫЙРФАНОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250