Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, Әлмәт муниципаль районының агропромышленность комплексы хезмәткәрләре!

Ихлас күңелдән сезне һөнәри бәйрәмегез - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәбез!


Агропромышленность комплексы һәрвакытта да Татарстан Республикасы һәм аерым алганда безнең районыбыз икътисадын үстерүдә мөһим тармакларның берсе булды һәм шулай булып кала да. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәненең хезмәте һәрчак өстенлекле, хөрмәтле, дәрәҗәле һәм абруйлы булды. Язмышыгызны җиңел булмаган һәм җаваплы эшләргә - фермада, кырда эшләүгә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү өлкәсендә хезмәт куюга багышлап, сез районыбыз агропромышленность комплексының бүгенгесен һәм киләчәген билгеләүгә саллы өлеш кертәсез, авыл хуҗалыгын тагын да үстерүгә нигез саласыз, авылларның инфраструктур тәэмин ителешенә ярдәм итәсез.
Әлмәт җирлегендә агропромышленность комплексы бүген уңай үзгәрешләр чоры кичерә, заманча һәм нәтиҗәле тармакка әйләнә бара. Агымдагы елда бөртеклеләрдән яхшы гына уңыш алынды, яңа фермер хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар төзелә, терлекчелекне үстерүгә йөз тотыла.
Һөнәри бәйрәмегез көнендә сезгә фидакарьлек үрнәкләре күрсәтеп башкарган хезмәтегездә югары күрсәткечләргә ирешүегезне, билгеләнгән планнарыгызның тормышка ашуын, иртәгәге көнгә ныклы ышаныч белән каравыгызны теләп калабыз. Үзегезгә һәм гаилә әгъзаларыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет һәм имин тормыш телибез.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.Салихов

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Н.Гыйрфанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250