Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хәтер тутыкмый

РСФСР Югары Советының 1991 елдагы карары белән илебездә 30 октябрь шушы елдан башлап Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне илнең төрле почмакларында истәлекле чаралар, җыелыш һәм митинглар уздырыла. Әлмәттә ул быел 26 октябрьдә Яшьләр үзәгендә тантаналы шартларда үткәрелде.


Илебез елъязмасына күңелләрне өшетерлек вакыйгалар да уелып калган. Шуларның берсе - репрессия еллары. 1920 елдан башлап 50 нче елларга кадәр элеккеге Советлар Союзының 10 миллионнан артык кешесенә "кара тамга" тагылып, гөнаһсызга рәнҗетелә. Меңнәрчә кеше гаепсезгә атыла, күпмесе төрмәләрдә утыра, сөрген-нәргә озатыла, үзәкләргә үтәрлек кимсетелүләргә, җәберләүләргә дучар ителә, сабыйлар әти-әни-ләреннән тартып алынып балалар йортларына таратыла. Гаделсезлек корбан- нарының үзләренә генә түгел, туганнарына, балаларына да "халык дошманы" булып яшәргә, газаплар, түбәнсетелүләр эчендә янарга туры килә.
Сәяси репрессия корбаннарын бары тик 1954 елда гына реабилитацияләү башлана. Әмма бу эш 1960 елда туктатыла һәм кабаттан 1980 еллар азагында гына яңартыла. Ниһаять, тарихи дөреслекне торгызырга һәм кешеләргә якты исемнәрен кире кайтарырга мөмкин була.
Вакыт яраларны төзәтә, диләр. Ләкин күңелдәге җәрәхәтләрне вакыт та дәвалый алмый икән. Моңа инану өчен шушы дәһшәтле, гаделсез елларны үз башларыннан кичерүчеләрнең йөзләренә генә карау да җитә. Алар кайгы, сагыш белән сугарылган, хатирәләр яңартылганда җыерчыклы битләрдән күз яшьләре ага.
Чарага шәһәр прокуратурасы, Пенсия фонды, сәламәтлек саклау идарә-ләре, район башкарма комитетының хокук идарәсе, торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык департаменты вәкилләре дә чакырылган иде. Алар репрессия корбаннарының кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса