Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Халыкара паралимпия комитетының чаңгы узышы һәм биатлон буенча дөнья Кубогына ярышларыннан әлмәтле Рамил Илалетдинов җиңү белән кайта

Лаура - Ассара тау сыртының көньяк итәгеннән башлангыч алган, күпсанлы шарлавыклары булган көчле агымлы тау елгасы.

Шулай ук Лаура - Сочи Олимпиадасында чаңгы узышы һәм биатлон өчен төзелгән комплекс. Бүген шул комплекста Халыкара паралимпия комитетының чаңгы узышы һәм биатлон буенча дөнья Кубогына ярышлар (Паралимпия-2014 уеннарына тест ярышлары) тәмамлана. "Лаура"да Россия паралимпия җыелма командасы әгъзасы, якташыбыз Рамил Илалетдинов гомуми исәпне отып, зур Кубокка ия булды.

Сочи ярышларының икенче көнендә Рамил алтын медаль яулады - 15 км дистанциядәге чаңгы узышында аңа тиңнәр табылмады. Японияле Козо Кубо һәм италияле Энцо Мазиеллоны артка калдырып спортчы финиш сызыгын 45 минут 42,6 секунд күрсәткече белән үтте. Бу турыдагы хәбәрне ишетү белән ВКонтакте социаль челтәрендә Рамилне җиңүе белән котларга ашыктык:

Корр.: Афәрин, Рамил! Җиңүең белән котлыйбыз һәм горурланабыз!

Рамил: Рәхмәт.

Корр.: Арытамы?

Рамил: Ансыз булмый инде)))

Корр.: Аллаһ ярдәменнән ташламасын. "Алтын"нан кала, әлбәттә, бу ярышлар хәтереңдә тагын нәрсә белән истә калачак?

Рамил: Һава торышы беләндер, мөгаен. Чаңгы узышына хәерхаһлы булмады ул: я томан, я яңгыр яуды. Ләкин "чаптык", кем әйтмешли, табигатьнең начар фасылы юк. Менә әле һава торышы җайланырга уйлап тора.

Корр.: Уңышлар сиңа!

20 мартта биатлонда (кыска дистанция) 4 нче килде Рамил. "Пьедесталга иң якынайган көчле спортчы" дип шәрехләделәр аның бу күрсәткечен.

Америка, Швеция, Норвегия, Финляндия, Сочи... Өченче ел инде Рамил Илалетдинов шундый тыгыз график кысаларында яши. Туган ягында да сирәк кунак ул хәзер. Тырыш, көчле ихтыярлы егет тәрбияләгән Ана кеше улы белән чиксез горурлана булыр. Бер ел элек узган матбугат конференциясендә фаҗигадән соңгы тормышын искә алып Рамил әнисенең: "Булдыра алырдайга, улым, үзең тырыш", - дип нәсыйхәт итүен әйткән иде. Гөлсинә ханымның сүзе үтемле булган. Нәкъ халык мәкалендәгечә, тик "тырышкан табар".

Һәр җиңүе белән 2014 елда Сочида узачак паралимпия уеннарында Рамил катнашачак һәм җиңәчәк дигән ышаныч арта гына. Без шундый уйда һәм шул теләктә.

P.S. «Сочи - 2014» Оештыру комитеты президенты Дмитрий Чернышенко белдергәнчә, Сочидагы паралимпия уеннары катнашучылар һәм ярышлар саны буенча рекордлы булачак. Уеннарга 1350 дән артык спортчы киләчәк. Һәм спортның 5 төрендә 72 комплект медаль уйнатылачак.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250