Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Грипп килде

Республикада кискен респиратор инфекция таралу буенча хәл катлаулы. Әлмәт районында да авыру очраклары артканнан-арта.

23 гыйнварга үпкә ялкынсынуы авырулары белән 33 кеше теркәлгән иде. Шуларның берсе үзәк район хастаханәсенең реанимация бүлегенә эләккән. Авыруларның 2 се йөкле хатын-кыз. ОРЗ дан дәваланучылар 21 кеше (4 се булачак әни, 8 сабыйлар). Ел башыннан җирлектә 4 "дуңгыз" гриппы теркәлгән (сәламәтлек саклау идарәсе белгечләре әйтүенчә А H1N1/2009 га карата "пандемия" үзлеге кулланылмый, ул хәзер сезонлы грипп санала). Өчесе дәваланып өйләренә чыгарылган, тагын берсе савыгу алдында. Сүз уңаенда, Казанда әлеге төр грипптан быел 2 кеше үлгән. Бу хакта табиблар кискен респиратор инфекциягә каршы профликатикага багышланган очрашуда искәртте. Ел башыннан Әлмәт районында 2390 кеше сулыш-тын юллары инфекциясе эләктереп табибларга мөрәҗәгать иткән. Шуларның 2054е балалар. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда авыру очраклары 73,4 процентка арткан. Эпидемия чиген узу күрсәткече - 22 процент.
Бу хәлне күз уңында тотып, авыру таралуны кисәтү максатында үзәк район хастаханәсендә карантин игълан ителгән. ОРВИ, ОРЗ белән килүчеләрне башка төр авырулар белән очраштырмаска тырышалар. Температура булган очракта, поликлиникага килеп йөрмәскә, табиб чакыртырга киңәш итә белгечләр. Бу шулай ук балаларга да кагыла. Бүгенге көндә бер участок табибына уртача 700-800 пациент туры килә. Көн дәвамында педиатрлар гына 15-20 чакыру ала.
Дәвалауга караганда кисәтү нәтиҗәлерәк дип даими ассызыклап килделәр әлмәтлеләрне. Бу юлы да профилактика һәм прививканың файдасы турында, авыру аяктан еккан очракта үз белдегең белән дәвалануга ярамаганлыгын да кат-кат искәрттеләр.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250