Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гран-при – безнең ветераннарда

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә "Балкыш" ("Сияние") фестиваленең гала-концерты үтте. Аның барышында фестивальнең җиңүчеләре дә бүләкләнде. Алар арасында якташларыбыз да бар. Әлмәт ветераннарының җыелма хоры гран-прига лаек булды.

Хор гала-концертта татар һәм рус телләрендә "Мин яратам сине, Татарстан" һәм "Пока мы живы - Россия жива!" җырларын башкарды. Хәбәр ителгәнчә, "Балкыш" фестивале ТР Мәдәният, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыклары, ТР халыклары ассамблеясы катнашында беренче тапкыр уздырылды. Аның максаты өлкән яшьтәгеләрне җәмәгать эшенә җәлеп итү, ветераннарның үзешчән иҗатын үстерү, шулай ук Татарстан халыкларының музыка сәнгатен һәм мәдәни мирасларын популярлаштырудан гыйбарәт. Фестивальдә 2000 нән артык кеше катнашты.
ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин гала-концертта катнашучыларны сәламләп, ТР Президенты тарафыннан әлеге фестивальне ел саен уздыру турында карар кабул ителүен җиткерде.
Шунысын да искә төшереп узасы килә, ветераннарны үзешчән сәнгатькә җәлеп итү идеясы Әлмәттә, ветераннар советында туды. Кыш көне авыл җирлекләренең ветераннар оешмалары район дәрәҗәсендә оештырылган бәйгедә катнаштылар. Әлеге башлангыч республика дәрәҗәсендә дә күтәреп алынды һәм җәй урталарында Әлмәттә "Балкыш" республика фестиваленең төбәк этабы уздырылды. Фәрит Мөхәммәтшин ул чакта да катнашкан һәм тәэсирләре белән уртаклашкан иде. "Нефтьче" Мәдәният сараенда буш урыннар юк иде. Яныма ветераннар килеп, "Сез безнең тормышны озынайтасыз, кызыклы аралашу мөмкинлеге бүләк итәсез" дип рәхмәтләрен җиткерделәр. Алар үзләренең номерларын шулкадәр дәртле башкардылар!" - дигән иде ул.
Гала-концертта бүләкләнүчеләр арасында Әлмәт ветераннар советының мәдәни-масса эшләре буенча комиссия рәисе Лидия Старшинина да бар иде. Ул фестивальне үткәрүдә нәшат катнашуы өчен ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ә ветераннарның җыелма хоры, әйткәнебезчә, гран-прига, фестивальнең дипломына һәм акчалата бүләккә лаек булды.
Л. Сибгатуллина
Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250