Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Флера Мортазина: "Авыр булса да, гафу итү җиңелрәк"

Бүген ил күләмендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтелә Һәркем өчен мөһим, кадерле булган әлеге өч сүзнең берләштерелүе юкка түгелдер. Бары тик мәхәббәтне сүндермичә, бер-береңә тугры булып яшәгәндә генә гаилә нык, җәмгыять какшамас була. Шәһәрдә һәм районда озак еллар дәвамында һәр яктан да өлге булып гомер кичергән гаиләләр шактый. Флера һәм Надил Мортазиннар әнә шундыйлардан.

Мортазиннарның икесе дә - укытучы. Гаилә башлыгы Иске Михайловка мәктәбендә 1987 елдан бирле директор булып эшли, ә Флера ханым биредә башлангыч сыйныфларга белем һәм тәрбия бирә. 38 ел әнә шулай хезмәт урынында да, өйдә дә гел бергә. Ике яшь йөрәкне очраштыру урыны да мәктәп булган. Актанышның Иске Бикчәнтәй авылы кызы һәм Апач егете, әйтерсең лә, бер-берсен эзләгәннәр. Сигезне тәмамлагач башта Надил Минзәлә педагогия училищесына юл тота. Ул диплом алып туган мәктәбе Әтәскә кайтып китү белән Флера укытучы һөнәрен үзләштерергә килә. Кайчандыр укучыларын бер-бер артлы олы юлга озаткан мәктәп яшь белгечләрне колач җәеп каршы алып кына калмый, аларны кавыштыра. Гел бергә булу авыр түгелме икән? 
- Надил - мәктәптә бик таләпчән җитәкче. Мин аңа эштә директор итеп карыйм, ә аның өчен мин хезмәткәр. Өйгә кайткач, ул - тыныч, яхшы, беркайчан да тавыш күтәрми, ризасызлык белдерми торган гаилә башлыгы. 38 ел эчендә бер тапкыр да сүзгә килгәнебез, тупас сүзләр әйткәләшкәнебез булмады, - диде Флера ханым. 

- Кырмыска – монысы ире тарафыннан хуҗабикәгә бирелгән бәя. 
Кырмыска кебек тырыш, эшчән, уңган Флера ханым гаилә тоткасы икән. Чөнки Надил Карамовичның күп вакыты мәктәптә уза. Дөрес, баштарак моңа бераз ачу килгән чаклар да булган. Гаилә башлыгы син мине берничек тә үзгәртә алмыйсың дигәч, аның эшен бар нәрсәдән дә өстен куюы белән ризалашырга туры килгән Флера ханымга. Мәхәббәт сүзләренә карата аларның үз фикерләре. Сөю хисләрен сүз белән түгел, эш-гамәлләр белән раслап, белдереп тору кирәк, ди алар. Нинди генә эшкә тотынырга ниятләсәләр дә, Мортазиннар гаиләсендә башта аның хакында киңәшләшү, план кору гадәте урнаштырылган. Уллары һәм кызларын да үз үрнәкләрендә тәрбияләгәннәр. Хәзер оныкларына тату яшәү серен иңдерәләр. 

Тормыш яме балаларда, оныкларда, дибез. Иске Михайловканың әлеге мөхтәрәм мөгаллимнәре дә яшьләргә алар хакына авырлыкларга сынмыйча гаиләләрен саклап, сабыйларны ятимлеккә дучар итмичә матур тормыш итәргә киңәш итте. Мәктәптә сыйныф сәгатьләрендә дә гаилә ныклыгы серләренә зур игътибар бирергә тырышалар. Эш, гаилә мәшәкатьләреннән тыш Мортазиннарның икесенең дә яраткан шөгыльләре бар. Надил Карамович нәсел агачы төзи, ерак тамырларга кадәр барып җитсә дә, эзләнүен дәвам итә. Флера ханым әбисе кебек дәвалау үзлегенә ия булган шифалы үләннәр җыя. Мондый мавыгулар, табигатькә бергә чыгулар, хәтта икең бер урында эшләү гаиләне тагын да көчле итә, бер-береңне ныграк аңларга булыша дип исәпли алар. 

Ирина Апачаева 
Автор фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса