Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт егете 20 яшендә остаз булган

Хезмәт базарында элек-электән югары квалификацияле эшчеләргә сорау зур булды. Еллар узган саен замана таләпләре үзгәрә, завод-предприятиеләр яңарыш кичерә, яңа технологияләр кулланылышка кертелә, искеләрен программа белән идарә ителүче җиһазлар алыштыра. Әлмәттә ачылган «Татарстан киләчәге көллияте» предприятиеләргә дә, яшьләргә дә зур мөмкинлекләр ачты. Бүген аны тәмамлаучылар үзләре остаз ролендә. 20 яшьлек Антон Васякин да шундыйлардан.

Катлаулы заманда яшибез. Көндәшлеккә түзә алмыйча күпме завод-фабрикалар, оешмалар бөлгенлеккә төште һәм ябылды. Ә менә югары технологик җиһазлар белән коралланганнар бүген дә эшчәнлеген дәвам итә. Әлбәттә, аларда эшли белүчеләр дә булырга тиеш. Алмашка яшьләр килүе - куанычлы күренеш.

Язмабыз герое Антон Васякин калабызның 24 нче мәктәбендә 9 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң һөнәри көллияткә юл тота һәм «Машина төзелеше технологиясе» белгечлеген сайлый. Биредә белем алучылар югары шартлар тудырылган уку-укыту-лаборатория комплексында заманча производствода кирәк булган компетенцияләрне үзләштерү, гамәли күнекмәләр алу хокукына ия. Антон бу форсаттан файдаланырга уйлый. Студент чагында ук ул үзен зирәк итеп таныта. Хәтта заводның корпоратив стипендиясенә лаек була.

Нинди дә булса уңышка ирешү өчен иң беренче чиратта тырышлык, үҗәтлек кирәк. Егеттә бу сыйфатлар җитәрлек, күрәсең, ярышларда яуланган призлы урыннар шул хакта сөйли. Ә алар байтак - WorldSkills Hi-Tech III корпоратив чемпионаты, барлык предприятиедә дә сорау зур булган эшче һөнәрләре арасында WorldSkills методикасы буенча V милли чемпионат, «CNC MASTERS 2018» команда конкурсы, «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VII милли чемпионаты финалында катнашу өчен сайлап алу ярышларына эксперт-компатриот таныклыгына ия булу һәм башкалар.

- Мин 8 нче сыйныфтан ук сызым белән шөгыльләнә башладым. Көллияттә уку, программалар белән танышу, аннан компьютерда сызымнар белән утыру миңа бик ошады. Үзем дә бу дөньяга кереп китүемне сизми калдым. Өстәвенә уку программасының 60 процентын практика тәшкил итте. Диплом алды эше башлангач, практиканы биредә узарга тәкъдим иттеләр. Һәм шул вакытта ук бирегә эшкә урнаштым, - диде ул, үзе белән таныштыруын дәвам итеп.

Бүген ул Антон гына түгел, ә Антон Александрович. Иң яхшы чыгарылыш студенты хәзер үзе көллият студентларын программа белән идарә ителә торган станокларда эшләргә өйрәтә. Шулай ук бәйгеләр эксперты да булып тора, командаларны ярышларга әзерли.

Антон Васякин буш вакытын юкка сарыф итми. Спорт һәм музыка да аның юлдашы. Ирешелгәннәр белән генә туктап калырга исәбе юк. Читтән торып югары уку йортында белем ала, төрле хыяллар белән яна.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса