Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эшкуарларны нәрсә борчый?

Бүген эшмәкәрләргә уңышлы эшләү өчен нәрсә комачаулык итә, нинди сорауларны хәл итәргә кирәк – районыбызның 50 дән артык урта һәм кече бизнес вәкиле ТР Президенты каршындагы эшмәкәрлек буенча Совет тарафыннан оештырылган стратегик сессиядә шулар хакында сөйләште

Күтәрелгән мәсьәләләр берләштерелеп, район үсеше буенча юл картасы нигезен тәшкил итәчәк. Республиканың 15 төбәге, шул исәптән Әлмәт «Татарстанның муниципаль районнарында эшлеклелек активлыгы белән идарә итү системасы» пилот проектына кертелгән. Һәрбер районда мондый проблемаларны өйрәнү оештырыла.

Очрашуга район башкарма комитеты җитәкчесе Тимур Нагуманов та килгән иде. Ул әлеге проект өстендә җентекле эш алып барылуын искәртте.

- Проект эшмәкәрлек буенча совет җирлегендә «туды». Без бирегә килгән команда белән аны быел гамәлгә ашыра башлаган идек. Бүген минем өчен бераз сәер дә, шатлыклы да көн, чөнки мин район җитәкчесе ролендә чыгыш ясаячакмын. Барысына да методологик фикер күзлегеннән карыйм. Минем өчен Әлмәттә стратегик сессиянең ничек үтүе һәм аның нинди нәтиҗәләр белән тәмамлануы кызыклы. Район, эшмәкәрлек советы алдында бу юнәлештә 12 айга конкрет план төзү бурычы тора. Ул сезнең мәнфәгатьләргә җавап бирерлек итеп төзелергә тиеш, - диде Тимур Нагуманов, үзгә сессияне ачып.

Биш төркемгә бүленгән эшмәкәрләр авыл хуҗалыгы, микробизнес, хезмәт күрсәтүләр, җитештерү һәм кунаклар җәлеп итү юнәлешендәге проблемаларны теркәде. Бизнеска һәм власть органнарына күбрәк продукция чыгарырга, хезмәтләр күрсәтергә һәм ахыр чиктә акча эшләргә нәрсә аяк чала? Һәрбер өстәл үзен борчыганнарны язды. Бишесендә дә квалификацияле кадрларга кытлык булуын күрсәттеләр. Микробизнес өстәле артында утыручылар студентларны әзерләү сыйфатына бәя үткәрергә, коворкинг-үзәк, Эшмәкәрләр йорты оештырырга тәкъдим итте. Алар фикеренчә, халык арасында эшмәкәрлек белән кызыксыну түбән. Эшкә шулай ук бюрократизм, отчетларның күплеге дә комачаулый. Җитештерү белән шөгыльләнүчеләр төзелешкә рөхсәт алу өчен «бердәм тәрәзә» юклыгы, стратегик фикерләү, илебезнең һәм чит ил алдынгы җитештерүчеләре буенча экскурсияләр булмау да эштә сизелә дип исәпли. Авыл хуҗалыгы эшмәкәрләре кадрларга кытлыкны хәл итү өчен мәктәпләрдә шушы юнәлештәге УПКларны торгызырга, белгечләргә торак төзү өчен җир бүлеп бирү системасын муниципаль дәрәҗәдә эшләргә тәкъдим итә. Шулай ук йомшак урыннарны ачыклау өчен барлык авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә энергоаудит уздырып, модернизация таләп иткән урыннарны ачыклау зарурлыгына да басым ясалды. Проблемалар болар белән генә бетми, әлбәттә. Алар язылган кәгазьләр белән такта тулды.

Чираттагы этапта сорауларны тагын да төгәлләштереп, берләштереп ел дәвамында чишәргә мөмкин булганнарын өчкә генә калдырырга әйтелде.

Азактан һәр өстәлдән 3 әр кеше проблемалар буенча тәкъдирләү уздырды, залда утыручыларның сорауларына җавап бирде.

- Әлмәттә микробизнес күләме табигый сәбәпләр аркасында, әйтик, Чаллыга караганда түбәнрәк. Без күрше шәһәр һәм төбәкләрне куып җитү һәм хәтта узып китү өчен барысын да эшләячәкбез, – диде безгә биргән әңгәмәсендә эшмәкәр Руслан Закиров.

Без аралашкан башка эшмәкәрләр дә бу фикерне куәтләде. Район башкарма комитеты җитәкчесе стратегик сессиядә кызыклы сораулар күтәрелүен, аларга анализ ясалачагын һәм чишү юлларын табарга тырышачакларын белдерде.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

 

Венера Камалова,

эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча ТР Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил вазифаларын башкаручы:

- Без проект гамәлгә ашырыла торган 15 районда берничә этапка бүлеп, зур эш алып барабыз. Әлмәттә беренче этап узган иде инде, бүген икенчесе. Ел башында аларга бизнес үсешендә нәрсә комачаулавын өйрәнгән идек. Хәзергесеннән соң еллык юл картасын эшләргә керешәчәкбез. Минемчә, эшмәкәрләр эшкуарлык культурасы, аңлау-төшенү буенча башка дәрәҗәгә күчте. Бу аларның сыйфатлы нәтиҗәгә ирешү өчен берләшергә әзер торулары хакында сөйли. Үзара хезмәттәшлек, теләктәшлек булмыйча торып, нинди дә булса нәтиҗә алу мөмкин түгел. Бүгенге эштән соң без еллык юл картасын эшләү стадиясенә күчәбез. Анда муниципалитетлар тормышка ашыра торган конкрет чаралар язылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса