Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эшчеләргә ихтыяҗ зур

Әлмәтнең мәшгульлек үзәгенә ел башыннан 2156 кеше мөрәҗәгать иткән, эшсез буларак 1653 кеше теркәлгән.

Әлмәт муниципаль районы буенча теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе икътисади яктан актив халык саныннан 1,49 процент тәшкил итә. Эшсезләр арасында һаман да күпчелекне хатын-кызлар алып тора - 59 %. Эш эзләүче 16-29 яшьлекләр - 29 процент. Ел башыннан 8 предприятиедән 73 хезмәткәрне кыскартачаклары турында хәбәр кергән. 2 предприятиедә 83 хезмәткәр тотрыклы икътисади чаралар белән тәэмин ителгән: бер предприятиенең 47 хезмәткәре вакытлыча эштән туктатылган. Аларга тариф ставкасының 2/3 күләме түләнә. Тагын бер предприятиенең 36 хезмәткәре тулы булмаган эш атнасы режимында эшли. Мәшгульлек үзәгеннән алган мәгълүматларга караганда, эш бирүчеләрдән 655 хезмәткәргә ихтыяҗ булуы турында белешмә кергән. Аның 63 проценты - эшче белгечлекләре буенча вакансия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250