Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эдуард Вәлиәхмәтов Европа чемпионатына юллама алды!

5-10 ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә йөзү буенча Россия чемпионаты узды.

Бу ярышларда Россиянең иң көчле 848 йөзүчесе катнашты. шуларның 516 сын ир-атлар тәшкил итте. 

Әлмәт шәһәре данын Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Олимпия резервы спорт мәктәбе шәкертләре - Эдуард Вәлиәхмәтов, Егор Силочев, Реналь Нәҗипов, Марат Мөхәммәтҗанов һәм Роман Яковлев яклады. 

Киеренке көрәш нәтиҗәсендә  Эдуард Вәлиәхмәтов Россия чемпионатының 200 метрга брасс белән һәм 400 метрга комплекслы йөзү дистанцияләрендә бронза призеры булды! 



Россия чемпионаты 2019 елның 4-8 декабрь көннәрендә Бөекбританиянең Глазго шәһәрендә узачак Европа чемпионатына сайлап алу туры буларак классификацияләнде. Нәтиҗәдә, Эдуард Вәлиәхмәтов 2019 елгы Европа чемпионатына сайлап алынды!!! 

Эдуардны һәм аның тренеры Светлана Ришат кызын Вәлиәхмәтованы югары казанышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса