Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чыгарылыш кичәләре ничә сумга төшә?

Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек белән узган йокысыз төннәр артта калды. Чыгарылыш сыйныф укучылары хәзер нәтиҗәләрен генә дулкынланып көтә.

Туй көне кебек, чыгарылыш кичәсе дә гомердә бер генә тапкыр була. Шуңа күрә аңа әзерлек процессы да бик катлаулы һәм ул аерым детальләргә игътибар бирү таләп итә. Монда инде кызмы, егетме – барысы да өс-башын, кием-салымын кайгырта. Шуны әйтергә кирәк, бу эштә дә алдан барысын да уйламыйча, әзерләмичә булмый. Мәсәлән, кызлар визажист һәм чәчтарашны ел башында ук сайлап, язылып куя. Костюм һәм күлмәкләргә килгәндә, аларның да иң зәвыклыларын сайлар өчен мең дә бер кибет әйләнеп, хәтта Яр Чаллы, Казан, Түбән Камага кадәр үк барып җитәләр. Бәяләре дә бар бит әле ул кием-салымның. Мәкалә язар алдыннан Әлмәтнең кайбер күлмәк һәм костюм сатучы кибетләренә сугылып чыгарга булдым. Бер сәүдә комплексында урнашкан салонда күлмәкләрнең иң арзаны 6 мең сумнан башлана, икенче сәүдә үзәгендә иң арзаны 4 мең тора. Ир-егетләр кибетендә пинжәк, жилет, галстук/күбәләк, чалбар өчен 7 меңнән дә ким булмаган акчаны әзерләп куярга кирәк.

Иң-иң булыр өчен нәрсә генә эшләмәссең! Хәтерлим, мин мәктәптә укыган вакытта 11 нче сыйныф кызы күлмәген Дубайдан ук алып кайткан иде. Дөрес, ул анда күлмәк алам дип түгел, ә ял итәргә дип кенә киткән булган. Кибетләр буйлап сәяхәт кылганда кулдан эшләнеп-тегелгән 21 мең сумлык күлмәкле булган да куйган. Чыннан да туй күлмәге кебек затлы булган инде бу.

Сүз уңаеннан, чыгарылыш укучыларына киңәш бирәсем килә. Безнең шәһәрдә күлмәкләрне прокатка бирә торган салоннар да эшли. Ленин урамында урнашканыннан бер тәүлеккә күлмәк яки костюм алу өчен 800 сумнан артык акча кирәкми. Шулай да күлмәк истәлеккә калырга тиеш дип санасагыз, тектерү вариантын да карагыз. Материалларның арзаннарын интернет аша кайтартып, күңелгә бөтенләй дә хуш килгән костюм/күлмәк тектерү юлы да кулай. Шәхсән үзем шулай эшләгән идем.

Бу хакта егет-кызларның үзләре белән дә сөйләшеп алырга булдым.

Гүзәл Закирова,

Яңа Нәдер мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы:

- Безнең чыгарылыш кичәсе ике көн булачак: бал һәм аттестатлар алу кичәсе. Шуңа күрә күлмәк (8 мең) белән босоножки (1500 сум) һәм костюм (3 мең) алып куйдым. Макияжны үз апам ясый, ә чәчемне салонда ясатачакмын (1000 сум). Альбом бер кешегә 1500 сумнан чыкты. Ә инде табын мәсьәләсенә килгәндә, әти-әниләр белән таң атканын каршы алырга табигатькә чыгарга булдык (1500 сум).

Ленар Саглам,

татар-төрек лицееның чыгарылыш сыйныф укучысы:

- Мин чыгарылыш кичәсенә тулаем әзер. Барлык кирәк-яраклар кайгыртылган. Костюм белән туфли 14 мең сумга барып төште. Ресторан белән алып баручы, видеограф һәм фотографка 6 меңәр сум акча җыйдык. Альбомга 1800 әр сум түләдек. Укытучыларга бүләкләр өчен 3 әр мең сум тупладык. Икенче көнне табигатькә дә чыгарга исәплибез. Анысына өстәмә мең сум җыеп куйдык.

Нәтиҗә

Гүзәл: 16 500 сум

Ленар: 25 800 сум

 

Кызлар-егетләр белән аңлашылды. Алар арып-талып имтиханга әзерләнгән вакытта ресторан, фотограф, видеооператорларны сайлау, заказ бирү ата-аналар җилкәсенә төшә. Моннан тыш, уттай янып-көеп әзерләнгән вакыт арасында «балаларыбызның күңелләрен күрик» дип, шигырьләр, җырлар язалар, сюрприз итеп биюләр өйрәнәләр.

- Балаларның имтиханнары үтте, аллага шөкер, ә без – әти-әниләрнең чыгарылыш кичәсенә әзерлек гөрли әле. Әниләр бию өйрәнәбез, әтиләр видеокотлау яздыра. Акчаны ел башында ук 10 мең җыйган идек. Күлмәк- туфлины Чаллыдан барып алдык, алай арзанрак һәм кулай чыкты, - дип сөйли Рәмзия Закирова (кызы Әдилә – 1 нче гимназиянең чыгарылыш сыйныф укучысы).

Менә шундыйрак фикерләр һәм бәяләр. Әйтми кала алмыйм, үзең интернеттан видеолар карап тегәргә, бизәнергә, прическа ясарга өйрәнсәң, бәлки арзанрак булыр? Шуңа күрә кече сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре колагына: акча төенчекләрегезне әзерли торыгыз, күрәселәр әле алда!

Алсу Мансурова

Фото:"Әлмәт таңнары"/архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса