Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәмгә яңа урам!

Ленин урамындагы төзекләндерү эшләренең барышы белән район башкарма комитеты һәм служба җитәкчеләре танышты.

Биредә эш тәмамлануга таба бара. Баш архитектор Антон Севастьянов әйтүенчә, брусчатка 95 процент күләмендә җәелгән. Шулай ук агач утырту эше дәвам итә. Урамга 5-6 төрдәге 289 төп агач утыртылачак.

Яңа яктырткыч баганалары куелган. Тиздән эскәмияләр һәм урналар урнаштырылачак.

Беренче каттагы фасадлар тәртипкә китерелә. Бу уңайдан да күпчелек эш башкарылган. Тышкы реклама урыннары бердәм форматка туры китерелә. Кыскасы, җәмәгать, бәйрәмне яңартылган урамда каршылаячакбыз!

Бу хакта тулырак газетабызның киләсе санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса