Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген Әлмәттә шимбә өмәсе [+ФОТОЛАР]

1 апрельдән районда экологик икеайлык игълан ителгән иде.

Бүген беренче өмә оештырылды . Дөрес, атна дәвамында предприятиеләр, оешмалар, уку йортлары урамнарны, үзләренең территорияләрен җыештырырга чыктылар. Шәһәр кардан соң җир өслегендә калган чүпләрдән чистарды. Әмма бар җирдә дә тәртип урнаштырылмаган иде әле. Бүген кулларына себерке, тырма, хәтта балта тоткан кешеләрне шактый урында очратырга була. Мисал өчен, ЯУТТ, "ТАГРАС-Энергосервис "хезмәткәрләре, политехникум студентлары шәһәр паркындагы иске яфрак-үләннәрне җыю белән мәшгуль иде. Җыелган чүп шунда ук капчыкларга тутырылып, машиналар белән түгелә бара. АГНИ студентларын Тукай проспектында очраттык. КНИТУ-КАИлылар шәһәргә Бигәш ягына керү юлы кырыйларын чистарта иде. Әйтүләренчә, юл кырыйлары чүпле, машинадан барганда тәрәзәдән ниләр генә ыргытмыйлар икән. Сәүдә хезмәткәрләрен дә бүген башка формада күрдек. Алар да өмәләрнең кирәклеген искәртте. АГУАД хезмәткәрләре биек итеп үскән куркыныч тудыручы агачларны кисә. Банкта ишегалды җыештыручысы булып эшләүче Илдар Исхаков чүп савытлары янәшәдә булуга да карамастан, җиргә ташланган тәмәке төпчекләренең, автобус-троллейбус билетларының күплген әйтте. Кыскасы, бүген һәркемгә эш җитәрлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса