Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген Әлмәттә сайлаулар [+ФОТОЛАР]

Бүген безнең илдә Бердәм тавыш бирү көне. Барлык дәрәҗәдәге сайлауларда барлыгы 72,2 мең кандидат теркәлгән. Бердәм тавыш бирү көнендә 22 төбәк башлыгы сайланачак, шулай ук алты төбәктә Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар бара.

 Бу минутларда 9 сайлау участогында тавыш бирүләр бара. Аппак, Бута, Кәләй, Урман Кәләе, Колшәрип, Мәмәт, Новотроицк авыл җирлекләрендә берәр, ә Кузайкинода ике сайлау участогы эшли. Әлеге сайлау участоклары буенча барлыгы 852 сайлаучы исәпләнә. 7 кеше – Урман Кәләеннән 6, Колшәриптән 1 сайлаучы алдан тавыш бирү хокукыннан файдаланган. Барлыгы 32 кандидат теркәлгән. Сәгать 12 гә барлык сайлаучыларның 35,8 проценты тавыш биргән иде инде. 
Кәләйдәге бер мандатлы 10 нчы сайлау округына Сабанчы авылында яшәүчеләр дә карый. Аларны бирегә автобус белән алып килделәр. Биредә иң өлкән тавыш бирүчегә 84 яшь. Ике кеше өйдә генә тавыш бирәчәк.

Урман Кәләендә дә 4 нче бер мандатлы сайлау округына кергәннәр генә тавыш бирә ала. Болар – 158 кеше ала. Сәгать 11гә 28 процент сайлаучы тавыш биргән иде инде. 4 кеше бүген беренче тапкыр тавыш бирә. 15 кеше өйдә тавыш бирергә теләк белдереп гариза язган. Ике сайлау участогында да күзәтүчеләр утыра. Алар хилафлыклар күзәтелмәвен әйттеләр. Шулай ук азык-төлек белән сәүдә дә оештырылган иде. Сайлау участоклары кичке сәгать 8 гә кадәр эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса