Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген Әлмәттә чаңгычылар бәйрәм итә [+ФОТОЛАР]

Әлмәттә бүген тагын бәйрәм. Бу юлы чаңгычылар бәйрәм итә. Әлмәт, һәр елдагыча, быел да “Татарстан чаңгы юлы – 2018” акциясенә кушылды.

Районда чаңгы ярышлары атна буе дәвам итте дисәң дә була. 5 февральдән 9 февральгә кадәр кече һәм урта яшьтәге укучылар мәктәп стадионнарында узышты. 9 февральдә ипподром мәйданында чаңгыда яхшы шуучы укучылар, студентлар, предприятие-оешма хезмәткәрләре, пенсионерлар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр старт сызыгына баскан иде. 
Бүген исә биредә чаңгыда шуу ГТО нормасын тапшырудан башланды. 
“Татарстан чаңгы юлы – 2018” тантаналы шартларда ачылды. Район башлыгы Айрат Хәйруллин районда спортның үсештә булуын билгеләп үтте. – Күп кенә проектлар “Татнефть” компаниясе белән тормышка ашырыла. Чаңгы белән шөгыльләнү өчне дә мөмкинлекләр тудырыла. Модульле чаңгы базасы төзелде. Махсус җиһазлар сатып алынды. Шарлавыклы буалар, Комсомол паркында да чаңгы юллары салынды. Бүген 80 мең әлмәтле спорт белән системалы рәвештә шөгыльләнә. Нәтиҗәсе күз алдында: йөрәк-кан тамырлары, сулыш органнары, нерв авыруларыннан интегүчеләр кимеде, – диде район башлыгы. Ул спорт үсешенә зур өлеш кертүчеләргә Спорт һәм яшьләр эшләре буенча министрлыкның Рәхмәт хатларын, район Советы һәм башкарма комитетның Мактау грамоталарын тапшырды. 
“Татнефть” компаниясе генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев чаңгы спортының Әлмәттә элек-электән популяр булуын, заманында Сабантуй мәйданындагы биек таулардан шууларын искә төшерде. Ул күптән түгел генә калабызда чаңгы федерациясе төзелүен, аның президенты итеп “Әлмәтнефть” идарәсе начальнигы Ренат Нугайбековның билгеләнүен җиткерде. 
Әнә шундый күңелле хәбәрләр белән башланды массакүләм йөгерү. Башта җитәкчеләр һәм ветераннар 2200 метрга йөгерде. Калганнар 1100 метрга йөгерде. Һәркемнең кәефе күтәренке иде. Шушында ук кайнар чәй эчеп алу мөмкинлеге дә тудырылган иде. Җиңүчеләргә һәм призлы урын алучыларга кубоклар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса