Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Безне яшел урам көтә

Ленин урамында эш гөрли. Кайбер урыннарда хәтта яңгыр дип тормыйлар, төзекләндерүне дәвам итәләр. Шәһәрдә яшәүчеләр арасында тротуар кырыйларындагы агачларны төптән юк итүләренә борчылучылар да бар. Казан эксперт-дендрологы Сергей Мурзов моңа үзенең аңлатмасын бирде.

Белгәнебезчә, Татарстанда иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы буенча агымдагы елда Ленин урамын рәхәтләнеп ял итәрлек бульвар итеп ясыйлар. Тротуарлар, биредә урнашкан оешма-предприятиеләргә керү урыннары гына түгел, яшел зона да үзгәртелә. Һәр нәрсәнең тәртибе булган кебек, агачлар да билгеле бер ераклыкта урнашырга тиеш. Аларның җир асты челтәрләре, инженерлык коммуникацияләре өстендә үсүе нәрсәгә китерүен күзаллау авыр түгел.

Гомумән, шәһәрдә яшеллеккә зур игътибар бирелә. Бер-ике ел элек утырткан алмагачлар хәзер язын шау чәчәктә булып, җәен алмалары белән Ленин урамын бизәп тора. Үсентеләр утырту һәр елны язын-көзен дәвам итә.

Төзекләндерү эшләре барган урынга килгәндә, биредә иң беренче чиратта корыган, авария хәлендәге агачлар юк ителә, шулай ук агач үскән кайбер урыннарны үзгәртәләр. Дөрес, реконструкция барышында җәяүлеләр өчен юл киңәйтелә. Бу һич кенә дә агачларны кысрыклыйлар дигән сүз түгел.

Эксперт-дендролог Сергей Мурзов Әлмәткә шәһәр җитәкчелеге чакыруы буенча килгән. Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Тимур Нагуманов, төрле служба җитәкчеләре, баш белгечләр белән урамнарны карап йөргәндә ул яшел үсентеләрне тәрбияләү, саклау буенча киңәшләрен дә бирде.

Шушында ук шәһәрнең үзәк урамында яшел үсентеләрне заманча дөрес формада үстерү буенча бурычлар куелды. Ассызыкланганча, барлык агачлар һәм куаклыклар да проект концепциясенә бердәм стильдә тәңгәл килергә тиеш. Ял итү урыннарында күпьеллык үләннәр, чәчәкләр үстерү ямь биреп торачак.

Сергей Мурзов Ленин урамын реконструкцияләү барышында аны яшелләндерү буенча алда зур эш торуын билгеләп үтте. Эре агачлар буенча да фикере белән уртаклашты. Дендролог аңлатуынча, зур техник мөмкинлекләр булганда мондый эре агачларны утыртырга була. Ләкин коммуникацияләр булган урыннарда алар кайбер кыенлыклар тудырырга мөмкин.

Әзерләде Ирина Апачаева

Эдуард Калинкин фотосы

Сергей Мурзов, эксперт-дендролог:

- Авария хәлендәге агачлардан куркырга кирәкми, киресенчә, мондый авыру агачларны алып, алар урынына яңаларын утырту зарур. Биредә бик күп агачлар пәйда булачак. Без бүген шәһәр җитәкчелеге һәм белгечләр белән һәр яшел зонада булдык, барлык почмакларны карадык һәм урамда зур булмаган скверлар ясарга дигән фикергә килдек. Кеше урам буйлап барганда шундый урыннарда тукталып, ял итә алачак. Бу әлмәтлеләр күңеленә хуш килер дип ышанам. Шәһәр тиз адымнар белән үсә һәм моның өчен зур ресурслар да, яшел кала үрнәге булу өчен мөмкинлекләр дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X