Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Безнең ишегалды» вәгъдә итә

Дәүләт Советы депутатлары - «Бердәм Россия» фракциясе әгъзалары ишегалды территорияләрен яңарту буенча республикада яңа программаны гамәлгә кую инициативасы белән чыктылар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге тәкъдимгә теләктәшлек белдереп, «Безнең ишегалды» максатчан программасын эшләүне йөкләде. Әлмәтлеләрне дә күркәм үзгәрешләр көтә. Бу уңайдан халык белән очрашулар, аларның фикерләрен тыңлау башланды

Күпфатирлы йорт ишегалларын төзекләндерү һәм ремонтлау буенча яңа программа булдыру турындагы идея республикада яшәүчеләрнең мөрәҗәгатеннән соң барлыкка килгән. Шунысын да искәртеп узарга кирәк, биш ел эчендә, ягъни 2020-2024 елларда барлык шәһәрләрдәге һәм район үзәкләрендәге күпфатирлы йортларның ишегалларын тәртипкә китереп бетерү күздә тотыла. Быел программаны эшләү этабы булачак. Инде ишегаллары территорияләрен паспортлаштыру башланган. Бу ремонт ясауга проект-смета документларын эшләү өчен кирәк.

Урыннарда «Бердәм Россия» фракциясе әгъзалары, җитәкчелек йортларда яшәүчеләр белән очрашулар уздырып, ишегалдын төзекләндерүгә кагылышлы сорауларны өйрәнә башлады. Барлык тәкъдимнәр берләштерелеп, проект өчен Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык минитстрлыгына юлланачак.

Программага күпфатирлы йортлар ишегалларын гына түгел, шәхси секторны да кертү карала. Биредә спорт һәм уен мәйданчыклары төзү өчен иҗтимагый тирәлек урыннарын билгеләү бурычы тора.

Әлмәттә иң беренче булып Төзүчеләр проспектындагы 9, 11 һәм 39 нчы йортларда яшәүчеләр белән очраштылар. Сөйләшүгә район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Тимур Нагуманов үзе дә, төбәк нәшатлылары, төрле служба җитәкчеләре, депутатлар һәм башкалар килгән иде. Әлеге өч йортны бер ишегалды берләштерә. Әйтергә кирәк, территория кечкенә түгел. Әлмәттә ел саен диярлек ишегаллары төзекләндерелә. Бу юнәлештә территориаль иҗтимагый үзидарәләр зур эш башкара. Территорияләргә 36 ТОС беркетелгән. Ел саен микрорайоннарны төзекләндерү өчен баш предприятиеләре «Татнефть»нең сервис һәм структур оешмалары булганнарга компания тарафыннан 50 миллион сум акча бүлеп бирелә. Нефтьчеләр составында булмаганнар да мөмкинлекләреннән чыгып ярдәм күрсәтә. Ләкин әле кул тимәгән ишегаллары да күзәтелә. Төзүчеләр проспектындагы 9, 11 һәм 39 нчы йортлар ишегалды шулар исәбендә дисәң дә була.

- Шулай күп итеп җыелуыгыз бик яхшы. Республикада бик күп проект-программалар тормышка ашырыла. Парк, скверлар, мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт объектлары төзелә. Әлмәттә соңгы елларда дистәләгән ишегалдына яхшы ремонт ясалды. Әлбәттә, подъезддан чыгу белән сине уңайлы, матур ишегалды каршы алуын телибез. Бүген без сезнең белән өстенлекле бурычлар билгеләргә, сезнең ишегалдының киләчәген төзергә килдек, - дип халыкка мөрәҗәгать итте Тимур Нагуманов.

Шуны гына көткәндәй йортларда яшәүчеләр тәкъдимнәрен белдерергә чиратка басты. Уңайлы булсын өчен очрашуны оештыручылар алдан ук ишегалды территориясен картага төшергәннәр иде. Һәркем аның янына килеп, кайда нәрсә урнаштырырга, ишегалдында нәрсә күрергә теләвен әйтеп, карта янындагы тактага яза барды. Биредә йорт янында кешеләргә йөрү өчен тротуарлар юк икән. Ә машиналарны кая гына куймыйлар, подъезд ишеге каршысына да, юл кырыена да – бала арбасы белән дә, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү, янгын сүндерү машиналарына узу өчен юл калмый. Йорт каршына биек бордюрлар куйсагыз иде, ди халык.

Зур ишегалдында бер урында гына балаларга уен комплексы тора. Уен, спорт мәйданчыклары, кер элү урыннары да сорады кешеләр. Көнкүреш калдыкларын ташлау өчен куелган контейнерларның нәкъ подъезд каршына куелуы да борчый аларны. Карт агачлар да игътибарга алынды. Чират әкренләп кими барды, һәркемгә фикерен белдерү мөмкинлеге тудырылды.

Тимур Нагуманов гозерләрнең барысының теркәлүен, алар буенча муниципаль программа төзеләчәген әйтте.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

 

Наталья Вуколова, Төзүчеләр проспектындагы 39 нчы йортта яшәүче:

- Рәхмәттән башка сүз юк, бик яхшы программа булдырыла. Тормышка гына ашсын. Безнең ишегалдында да бәйрәм булсын иде дип телибез. Шәһәр читендәрәк булгач, гел игътибардан читтә калдык. Ишегалдыбыз зур, монда төрле элемент, объектларга урын җитәрлек. Балаларга футбол кыры ясасыннар иде. Башка ишегалларындагы спорт мәйданчыкларына карап кызыгабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса