Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Без дә утырттык

Узган шимбә көнне бөтен Россия буйлап "Милли агач утырту көне" дигән исем астында акция үткәрелде, ә Татарстанда "Үз агачыңны утырт" исемле киңкүләмле акция дәвам итә.

Аның кысаларында узган шимбәдә Әлмәттә гомумрайон шимбә өмәсе булып үтте. Өмә барышында шәһәрдә һәм районда агачлар утыртылды, территорияләр җыештырылды, үләннәр чабылды. Анда предприятиеләр, оешмалар, ТОСМСлар, идарәче компанияләр һәм уку йортлары актив катнашты.
Көннәр кызу торганлыктан Әлмәттә агач утырту апрель азакларында ук башланып китте. Предприятиеләр, оешмалар, идарәче компанияләр көче белән шәһәрдә 3 мең, авыл җирлекләре территориясендә 5 мең төп агач утыртылды. "Көнбатыш" урман-парк зонасында ике гектар мәйданда 4 мең төп агач утыртылды.
Акциядә район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, аның урынбасарлары, район башлыгы урынбасары Ирек Фәррахов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиковлар катнашты. Әлмәт муниципаль районы Советы аппараты һәм башкарма комитеты, шулай ук мәдәният идарәсе хезмәткәрләре ТАССРның 90 еллыгы исемендәге парк территориясендә 30 төп миләш утырттылар һәм шунда ук үсентеләргә, агачларга су да сиптеләр. Район Советы һәм башкарма комитеты коллективы мәгариф идарәсе белән берлектә шулай ук Фәхретдин урамын чүп-чардан һәм пычрактан арындыруда тырыш хезмәт үрнәкләре күрсәтте.


Л.СИБГАТУЛЛИНА.
М.Фарукшин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250