Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Башлык кадрларның читкә китүенә сөенә

Район башлыгы белән очрашуны тансыклап көтеп алабыз, гәрчә төрле чараларда, киңәшмә-утырышларда күреп-аралашып торсак та. Ни дисәң дә, күзгә-күз очрашу, халыкны борчыган, үзебезне кызыксындырган сорауларны күтәреп, аларга җавап алу көн дә тәтеми. Аннары Айрат Хәйруллин баш мөхәррирләр белән очрашулар барышында сер итеп кенә шәһәрдә һәм районда көтелгән яңалыклар белән дә уртаклаша. Икедән артык кеше белгән серне бөтен «мир» белә дигәндәй, бүген сезгә аларны да җиткерербез. Айрат Ринатович рөхсәт бирде.

- Айрат Ринатович, командагыздагы кешеләрнең хезмәт баскычы буенча югарыга күтәрелүенә ничек карыйсыз һәм кадрлар сәясәтендә мондый үсешкә нәрсә этәргеч бирә?

 - Әлмәт өчен бу катлаулы мәсьәлә. Биредә кадрларга кытлык бар. Хезмәт урыннарына һәркемне җентекләп сайлап алабыз. Әйе, югалтабыз да, әмма бу очракта социаль лифт барлыкка килә, вакансия ачыла. Әлмәттән кадрларны башка шәһәрләргә җәлеп итүләре бер яклап безгә югары бәя, димәк, безнекеләр тәҗрибәле. Һәр дәүләттә, шәһәрдә, сәнәгать предприятиеләрендә елдан-ел билгеле компетенцияле, һөнәри яктан оста шәхесләрне үзләренә җәлеп итү өчен көрәш кызачак. Без, мәсәлән, архитекторны озак эзләдек. Дүрт ел элек булдырылган парклар һәм скверларны төзекләндерү программасына күптән күнектек. Иҗтимагый мохит халыкны җәлеп итсен өчен яктырткычлар, урналар кую, таш җәю генә җитми, яңа караш кирәк. Хәзер йортларны да яңача проектлау бурычы куйдык. Автомобильчеләр-Полевая урамнарында нефтьчеләр аларны яңа типта төзи. Беренче катларындагы кибетләр дә яңа проект буенча ясала. Без бу тәҗрибәне Финляндиядән үзләштердек, - дип уртаклашты район башлыгы.

Фото:Эдуард Калинкин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса