Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бар нәрсә дә сыйфатка бәйле

7 ноябрь көнне Европа сыйфат атналыгы старт алган иде. 10 ноябрьдә исә Бөтендөнья сыйфат көне билгеләнеп үтте. Бу уңайдан үзебезнең Әлмәт муниципаль районы җирлегендә дә төрле акцияләр, дегустацияләр, түгәрәк өстәлләр, семинарлар, базарларда кизү торулар, анкеталаштырулар уздырылды. Шушы ук көнне башкарма комитетта Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган чара булып узды. Анда ТР...

7 ноябрь көнне Европа сыйфат атналыгы старт алган иде. 10 ноябрьдә исә Бөтендөнья сыйфат көне билгеләнеп үтте. Бу уңайдан үзебезнең Әлмәт муниципаль районы җирлегендә дә төрле акцияләр, дегустацияләр, түгәрәк өстәлләр, семинарлар, базарларда кизү торулар, анкеталаштырулар уздырылды. Шушы ук көнне башкарма комитетта Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган чара булып узды. Анда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль бүлеге, Роспотребнадзор, башкарма комитетның сәүдә бүлеге һәм башка оешмаларның җитәкчеләре, эшмәкәрләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы җитәкчесе Р.Сафин билгеләп узганча, бүгенге көндә төп бурычларның берсе булып халыкны үз җирлегебездә җитештерелгән продукция белән тәэмин итү тора. Иң мөһиме - республиканың кулланучылар базарында сыйфатлы, конку- рентлы булырга сәләтле җирле товарларны сату. Калабызда яшәүчеләр арасында уздырылган социаль сораштыру халыкның 70 проценты чыннан да нәкъ менә шушындый төр азык-төлеккә өстенлек бирүен күрсәт-те. Җирле җитештерүче- ләр белән эшләү арадашчылардан баш тартырга һәм шул ук вакытта транспорт чыгымнарын киметергә дә ярдәм итәчәк. Шуңа да карамастан сәүдә оешмала- рының һәм җитештерүчеләрнең продукцияләрен сатуда кыенлыклар җитәрлек. Әлмәт районында барлыгы 642 хуҗалык итүче субъект эшләп килә. Даими рәвештә бәяләргә һәм товарның сыйфатына мониторинг үткәрелә.
Территориаль органга агымдагы елда гына да 1895 шикаять кергән булган. 13 шикаять азык-төлек продукциясенең сыйфатына кагы- лышлы.
Очрашу барышында составында сыра чималы булган барлык эчемлек-ләрнең дә киләсе елның 1 июленнән закон нигезендә алкоголь продук- циясе категориясенә күчәчәге турында бәян ителде. Алкоголь продукциясен берәмләп сату - оешмаларга, сыра һәм сыра продукциясен - шәхси эшмәкәрләргә бер ел яки елдан артык шәхси милектә булган стационар сәүдә объектларын- да мөмкин булачак. Ә инде сәүдә объекты арендаланган очракта килешү вакыты бер елдан алып дәвам иттереләчәк. Сыра сатуны шәхси эшмәкәрләр дә, юридик затлар да тормышка ашыруга хокуклы булачак. Эшчәнлекнең әлеге төре лицензияләнми. Федераль закон нигезендә балигъ булмаганнарга алкоголь про- дукциясе сатучыларга карата административ җа- ваплылык тагын да катгыйлана төшә. Моннан тыш әлеге очраклар берничә мәртәбә кабатлан- ганда җинаять эше дә кузгатылырга мөмкин.
Киңәшмәдә эшмәкәр-ләрнең эшчәнлегенә кагы- лышлы җитди мәсьәләләр каралды. Җирле продукциянең өстенлекле як- ларын яктырткан һәм көнкүреш техникасы сатып алганда файдалы киңәшләр язылган кулланмалар да таратылды. Шулай ук түләүсез рәвештә белгечләрдән консультацияләр алу мөмкинлеге турында да әйтелде. Әлмәт территориаль органына бу уңайдан кулланучылар 22-21-33 телефоны аша шалтыратып мәгълүмат ала алалар. Гомумән, гражданнар үзләренең хокукларын белергә һәм аларны законлы рәвештә яклый алырга тиешләр.
Р.ИСМӘГЫЙЛЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса