Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Авыл халкы сөенсә, шәһәр халкы көенә

Яңгырларның шифасы тиде - үләннәр күкрәп үсте. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре моңа печән яхшы була дип шатланып туя алмый, ә менә шәһәрдә яшәүчеләр аларны вакытында чапмауларыннан зарлана. Чынлап та, кайбер ишегалларында, урамнарда бил буе үскәннәре дә бар. Аларны чабу белән кем шөгыльләнергә тиеш икән? Без бу сорау белән торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры Җәүдәт Сөләймановка мөрәҗәгать иттек.

Башта шунысын искәртеп узарга кирәктер, бар җирдә дә үлән урманнары күзәтелми. Көн дәвамында үләнчапкыч гөрелтесе әле тегеннән, әле моннан ишетелеп тора. Эшкә барганда өсләренә кызгылт сары жилет кигән эшчеләр дә еш очрый. Шарлавыклы буаларның Нефтьчеләр мәйданы янындагы өлешендә эшләүчеләр белән бераз сөйләшеп алдым. Әлмәт шәһәр юллар идарәсе эшчеләре икән.

- Кайсы урамнарда эшлисез, кайчан чыктыгыз? – дип кызыксындым үзләреннән.

- Без өч кеше – Андрей Блинов, Алексей Платонов куакларның очларын, кырый-кырыйларын кисеп матурлыйбыз. Икенче берәүләр үлән чаба. Бар җирдә дә эшлибез. Берьюлы барлык урамнарга да җитешеп булмый инде. Кеше саны алай күп түгел. Бер җирдә эшне тәмамлагач, икенчесенә күчәбез, - диде Илдар Галиев.

Торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры Җәүдәт Сөләйманов аңлатканча, урамнардагы, җәмәгать урыннарындагы яшел зоналар контракт буенча Әлмәт шәһәр юллар идарәсе карамагында. Алар кышын да, җәен дә бу территорияләрне тәртиптә тотарга тиеш. Күпчелек шикаять ишегалларына, йорт яннарына кагыла.

- Күрсәтелә торган хезмәтләр исемлегендә йорт яны территорияләрен җыештыру да бар. Яшәүчеләр моның өчен акча түли. Шулай булгач, идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре елның барлык фасылларында да аларны тәртиптә тотарга тиеш. Без башкарылган эшкә көн саен анализ ясыйбыз. Шәһәрдә барлыгы күпфатирлы йортларның 355 ишегалды бар. Бер ишегалдында 2-4 йорт урнашкан. Узган пәнҗешәмбе, мисал өчен, 56 ишегалдындагы үләннәр чабылды. Бу юнәлештә «7 нче ЖЭУ», «Алсу», УК «Новация», «Жилбытсервис-М» яхшы эшли. АГУАД эшчәнлеге дә контрольдә тотыла. Июнь аенда бәйрәмнәр күп булу сәбәпле, идарәче компанияләр, муниципаль предприятиеләр аларга әзерләнергә җәлеп ителгән иде. Хәзер бөтен көч үләннәр чабуга, шәһәрне чисталыкта тотуга юнәлтелә, - диде торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры.

Һәр предприятие – кибетме ул, башкасымы - үз территориясен үзе карап тотарга тиеш.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса