Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Авыл хуҗалыгы белгечләре Әлмәткә җыелды

Республиканың Кама аръягындагы 21 районнан авыл хуҗалыгы белгечләре бүген,18 октябрьдә, Әлмәткә җыелды. Алар терлекчелек тармагын үстерү белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышты.

Авыл хуҗалыгы министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хәҗипов сүзләренчә, елның узган чорында Татарстанда дуңгыз, сарык һәм кәҗә саны арткан. Атап әйткәндә 9 ай эчендә мал саны артымы - 15,5 мең дип исәпләнә, диде ул. Ләкин шул ук вакытта Азнакай, Нурлат, Зәй, Лениногорски, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Чистай һәм Ютазы районнары терлек саны кимегән төбәкләр исемлегендә аталды. Кара исемлеккә кергән 17 хуҗалык арасында "Ситдиков" КФХ аерылып тора: биредә терлекләрнең баш саны 743 кә кимегән.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермерлык хуҗалыклары тарафыннан савылган сөт 905 мең тоннага якынлаша. Чыгышында министр урынбасары сөт җитештерү түбән булучылар рәтендә бу юлы Әлмәттән "Кләмәнтәй", "Рубин" хуҗалыкларын, "Союз-Агро" бүлекчәсе телгә алды.
Семинарда шулай ук сөтнең сыйфаты турында да әйтелде. Бу бигрәктә сатылган 1 кг сөт өчен федераль үзәктән субсидияләр алу мөмкинлеге тудырылган вакытта актуаль мәсьәлә. Нәҗип Хәҗипов билгеләп үткәнчә, бу максатларга Мәскәү 100 млрд сум акча бүлеп бирә. Шуның бер млрды республикага каралган. Ә аңа ия булу өчен нәкъ менә сөтнең сыйфат параметлары югары булырга тиеш. Докладтан аңлашылганча, бу мәсьәләдә Әлки районы әйдәп баручы: саткан сөтләре 100 процент югары сыйфатлы дип бәяләнә.
Бүгенге очрашуда "Авыл хуҗалыгы белгечләре өчен 500 грант" проекты, аңа дәгъва белдерүчеләрне бәяләү кретерийлары турында да сүз булды.

Р.Гәрәев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250