Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Алданган өлешчеләр дә фатирлы булачак

6 гыйнвар көнне ТР Министрлар Кабинетында булып үткән Премьер-министр И.Ш.Халиков рәислегендәге видеоконференция режимындагы брифингта быелга каралган төзелеш күләме, тормышка ашырылачак программалар бәян ителде.

Татарстанда 2012 елда 2480 мең квадрат метр яңа торак төзү планлаштырыла. Шуның 473 мең квадрат метры социаль ипотека буенча, 976 мең квадрат метры күпфатирлы торакка, 1030 мең квадрат метры аз катлы төзелешкә туры килә. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Ә. Фәйзуллин әйтүенчә, республикадагы бер кешегә 0,656 квадрат метр яңа торак туры килә. 2011 елда ул 0,632не тәшкил иткән.
Республикада торак алуга барлыгы 64 мең кеше чиратта тора. Шулардан 24,4 мең кеше социаль ипотека буенча фатир көтә, ә 13,7 меңе - яшь гаилә, 6,5 мең кеше - инвалид, 4 мең тирәсе - авылдагы яшь белгечләр. Социаль ипотека буенча быел 117 күпфатирлы торак йорт төзеп тапшыру планлаштырылуын да искәртеп узарга кирәк. ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды җитәкчесе Т.Абдуллин хәбәр итүенчә, бу 8 меңнән артык фатир дигән сүз. 117 йортның 108 ендә төзелеш эшләре башланган инде.
Бөек Ватан сугышы ветераннарын уңайлыклы торак белән тәэмин итү эше дәвам итә. Республика реестры нигезендә Татарстан буенча 2507 ветеран торак шартлары яхшыруын көтә. 694 кешегә федераль үзәктән яңа торакка субсидия алынган инде.
Брифингта күпфатирлы торак йортларга уздырылучы капиталь ремонт хакында да сүз барды. Агымдагы елда капиталь ремонтка җәлеп ителәчәк акча средстволары 4347 миллион сум тәшкил итә. Әлеге сумманың 1373 миллионы Татарстан Республикасы бюджеты, 1075 миллионы җирле бюджет акчасы, 1349 миллион сумы йортларда яшәүчеләргә туры килә.
Быел шулай ук 2879 алданган өлешче өчен 32 тәмамланмаган төзелешне төгәлләргә кирәк булачак. 32 йортның берсе Әлмәттә урнашкан.
И.Апачаева әзерләде.

Фото: http://adosk.ru/doma-gotovy-k-zaseleniyu.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250