Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Аларның балачаклары тоткынлыкта узган

Бүген фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне.

Мәгълүм булганча, концлагерьларга һәм коллыкка өлкәннәр белән беррәттән балалар да озатыла. Миллионнан артык бала шундый язмышка дучар ителә. Аларның кайберләре Әлмәттә дә яши.Кызганыч, балачаклары авыр елларга туры килгәннәрнең саны кими бара. Бүген шәһәрдә кече яшьтә фашист концлагерьларында тоткынлыкта булган 3 кеше яши.

Болар - Маргарита Викторовна Апраксина, Ольга Романовна Макарова, Василий Трофимович Литвинов.

Бүген алар әлеге дата уңаеннан бүләкләр кабул итте. Район башкарма комитеты, социаль яклау идарәсе, ветераннар советы, ТОСлар, КАИ-КНИТУ студентлары изге теләкләрен житкерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса