Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

28 һәм 29 сентябрь Әлмәттә Әти-әниләргә ярдәм итү көннәре дип игълан ителде

Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитетының, ветераннар советының әлмәтлеләргә мөрәҗәгате

Хөрмәтле әлмәтлеләр!

Соңгы араларда шәһәрдә һәм районда ветераннарның тормышларын җиңеләйтү өчен күп эшләр башкарыла, даими рәвештә пенсия күләме артып тора, өлкәннәрнең матди-көнкүреш шартларын яхшырту буенча чаралар күрелә.

Авырлыклар белән гомер кичерүче пенсионерларга район бюджетыннан матди ярдәм күрсәтелә, предприятие һәм учреждениеләр дә читтә калмый. Аеруча мохтаҗ булган Бөек Ватан сугышы ветераннарының күбесе фатир алуга иреште. Бүген исә калабызда һәм районда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек эшләре актив алып барыла.

Тимурчылык һәм волонтерлык хәрәкәте дә тынмый, йөзләгән укучы һәм студент өлкәннәргә булышлык итә, әмма үз балаңның ярдәмләшүе белән бернәрсә дә тиңләшә алмый. Нәкъ менә аларның игътибары рухи көч бирә.

Кызганычка каршы, балалар һәрвакытта да якыннары өчен вакыт бүлә алмый, кайберәүләрдә әти-әниләрен борчыган төрле мәсьәләләрне хәл итү, аларның хәлләрен белешү омтылышы сүлпәнләнде. Шуңа күрә өлкән яшьтәгеләрнең торак-көнкүреш шартларын яхшырту, шулай ук яшь буында ата-аналарына хөрмәт тәрбияләү максатында муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты, ветераннарның шәһәр советы 28 һәм 29 сентябрьне Әти-әниләргә ярдәм итү көннәре дип игълан итә.

Якын кешеләре исән-сау булган әлмәтлеләрне бу көннәрдә аларга карата миһербанлы булырга чакырабыз. Фатирларны җыештыру-чистарту, йорт янындагы биләмәләрне төзекләндерү, бакчаларда көзге эшләрне башкару өлкәннәргә зур ярдәм булачак.

Якты дөньяга баккан, белем-тәрбия биреп үстергән әти-әниләргә булышу һәркемнең изге бурычы һәм ул киләчәктә дә дәвамлы булырга тиеш.

Безнең чакыруыбызны меңләгән әлмәтле хуплар дип чын күңелебездән ышанабыз.

Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты, ветераннар советы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250