Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

2018 елның 18 вакыйгасы. Әлмәт тарихында ел нинди вакыйгалар белән уелып калды?

66 нчысын ваклый башладык. «Нефтьче» Мәдәният сараенда зурлап, Әлмәтнең 65 еллык юбилеен билгеләп уздык. Тантаналы чарада Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. Ул: «Әлмәт республиканың иң яхшы төбәкләренең берсе. Бу – шәһәр һәм «Татнефть» компаниясе җитәкчелегенең казанышы. Минем чагыштырырлык мөмкинлегем бар», - дип шәһәргә югары бәя бирде.

Боз кузгалды

1960 елларда ук төзелгән Әлмәтнең чистарту корылмаларында, ниһаять, реконструкция башланды. Ул 6 этапка бүлеп уздырыла һәм 2020 елга кадәр дәвам итәчәк. Федераль бюджеттан моның өчен 1397,279 млн сум акча бүлеп бирелгән. Проект агым суларны чистартуда заманча технологияләрне куллануны күздә тота.

Беренчесе бар!

Әлмәттә «Apollo Т» Корея компанияләр төркеменең клапаннар җитештерү буенча заводының беренче чираты ачылды. Яңа эш урыннары, икътисадка инвестиция, Россия базарына юл – заводка зур өметләр баглана.

Дәрәҗәле икенче урын

Әлмәт калдыкларны аерым җыюны оештыру буенча Россия күләмендә алдынгылар өчлегенә кертелде. Рейтинг Россия Гринписы тарафыннан халык саны 100 меңнән артык булган шәһәрләр арасында төзелде. Барлыгы 160 тан артык шәһәр җитәкчелеге тарафыннан мәгълүматлар кабул ителеп, нәтиҗәдә Әлмәт икенче урынга лаек булды.

«Мирас»лы иттеләр

Татарстанда тиңе булмаган, тутыкмый торган корычтан эшләнгән 50 метрлы бассейн белән «Мирас» спорт комплексы ачылды. Заманча дөнья стандартларына туры китерелеп сафка кертелгән үзәк йөзү белән шөгыльләнүчеләр санының 3-4 тапкырга артуына китерер дип көтелә. Шулай ук булачак спортчылар, чемпионнарга да ул әзерлекне яңа дәрәҗәгә күтәрергә мөмкинлек бирерәчәк.

«Ок, Доктор»

«Цифрлы поликлиника «Ок, Доктор» телемедицина үзәге ачылды. Ул әлмәтлеләргә калабыздан читкә чыкмый гына видеоэлемтә аша Казан, Мәскәү, Санкт-Петербургның квалификацияле табиблары консультациясен алырга мөмкинлек бирә.

Хатын-кызлар кайгыртулы

1981 елда ук төзелгән хатын-кызлар консультациясенә ремонт ясалды. Заманча яңарыш кичергән учреждениедә дәвалау-диагностика җиһазлары авыруларны вакытында ачыкларга ярдәм итәчәк.

«Каракүз» чик түгел

«Татнефть» компаниясенең төп бинасы каршында дөньякүләм танылган скульптор Даши Намдаковның «Каракүз» скульптураcы ачылды. Бу Дашиның Татарстандагы чираттагы эше, «Казан» гаилә үзәге каршындагы Зилант белән Барс сыннары да аныкы. Әйләнә-тирә архитектур ансамбльне тулыландыручы скульптура чик түгел, нефтьчеләрнең планнары зурдан.

Тукай белән Чехов та төпләнде

Тукай шәһәребезгә велосипедта җилдереп «килсә», Чехов тарантасына утырып «килеп туктады». Татарның һәм русның бөек шәхесләренә скульптура ачу «Татнефть» компаниясе инициативасы һәм финанс ярдәме белән «Алтын алмалар турындагы әкият» паблик-арт программасы кысаларында гамәлгә ашырылды. Скульптураларның авторлары Павел Игнатьев һәм Асия Миңнуллинага әлмәтлеләр чын күңелдән рәхмәтле!

Әкият тә, чынбарлык та

Йортлар гаҗәеп матур һәм үзенчәлекле рәсемнәр белән бизәлде. Болары да – «Алтын алмалар турындагы әкият» паблик-арт программасы нәтиҗәсе. Йортларда Әлифба, алты татар хәрефе чагылыш таба. Нефть заводы төзегән тарихи шәхес Надир Уразмәтов образы, «Кояш һәм Ай», башка композицияләр, котельныйдагы девон чорындагы хайван да ерактан ук сәламли. Рәсемнәрне чит илдән килгән дөньякүләм танылган һәм үзебезнең рәссамнар башкарды.

105 яшьлек Ак әби

Районның иң өлкән кешесе Зәригә әби Шәйдуллина 105 яшен билгеләп үтте. Аның зиһене әле дә яхшы, бәетләр, шигырьләр сөйли, Коръән аятьләрен яттан белә. Бүген Әлмәт районында 100 яшьтән өстә булган 5 кеше гомер кичерә.

«Алтын Нечкәбил»

11 бала әнисе Лилия Даишева гаиләсе белән «Нечкәбил» хатын-кыз матурлыгы, ана һәм гаилә республика бәйгесендә җиңүче исемен яулады һәм «Алтын Нечкәбил» булып кайтты. Моннан тыш, Лилия «Уңган Нечкәбил» номинациясендә дә җиңде. Иптәше Рөстәм белән 10 бала янына бер сабыйны опекага да алган гаилә – Әлмәт горурлыгы.

Космоска якынаю

Иҗтимагый тирәлек үсеше программасы кысаларында үзәк шәһәр хастаханәсе янында төзекләндерелгән «Саулык» паркы файдалануга тапшырылды. Биредә Россиядә бердәнбер саналган «Сфера» фәнни-күңел ачу

үзәге дә ачылды. Аңа охшаш планетарий Россиядә бишәү генә. Ике гөмбәзле булуы белән ул башкалардан аерылып тора. Кинотеатрның экраны исә 360 градуслы.

Беренче каналга эләктек

Шәһәребезгә Беренче каналдагы «Играй, гармонь любимая» тапшыруы хуҗалары Анастасия һәм Захар Заволокиннар, «Частушка» ансамбле килде. Алар берничә көн дәвамында зәңгәр экраннарга чыгучы тапшыру өчен төрле мәйданчыкларда Әлмәт үзешчәннәрен төшерде, шәһәр паркында концерт та бирде. Көзен исә рәттән ике якшәмбедә әлмәтлеләрне Беренче каналдан карап сөендек.

100 еллык мәктәп

Шәһәребезнең 1 нче мәктәбе үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп узды. Олы вакыйга уңаеннан «Татнефть» компаниясе мәктәп коллективына 1 млн сумга сертификат һәм микроавтобус бүләк итте. Бер гасыр дәвамында әлеге мәктәпне 5000 нән артык укучы тәмамлаган.

«Нур» мәктәбе ачылды

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелегендә дөньяви фәннәр белән бергә дини дәресләр дә укытылучы «Нур» урта белем бирү мәктәбе ачылды. Мәктәптә малайлар һәм кызлар аерым укый. Дәресләр татар телендә алып барыла, чит телләрдән гарәп теле өйрәтелә. Уку программасы 1-4 нче сыйныфлар өчен йөз тота.

Чемпионатка теләктәшлек

Футбол буенча дөнья чемпионатына багышлап, Әлмәт республиканы гына түгел, Россияне дә гаҗәпкә калдырды. Терлек азыгы әзерләүче авыл хезмәтчәннәре 100 га мәйданлы басуда 60 метр диаметрлы футбол тубы рәсеме «төшерде». Гадәти булмаган мондый «тукыма»да мондый күләмле рәсемнең Россиядә әле булганы юк иде. Аны Глонасс спутник навигация системасы төшереп алды. Авыл фидакарьләренең дулкынына пешекчеләр дә кушылды. Сабантуйга алар 350 кг авырлыкта туп формасындагы бавырсак пешереп, бәйрәмгә килүчеләрне кунак итте.

«Тимер» кешеләр ярышы

Әлмәттә беренче тапкыр TIMERMAN сериясеннән триатлон буенча «Татнефть Альметьевский триатлон – 2018» ярышы узды. Спортчылар 13 градуслы салкын суда йөзеп, велосипедларда 20 км ара узды һәм 5 км йөгерде. Анда республика һәм Россиянең 15 шәһәреннән барлыгы 100 дән артык кеше катнашты. Шулай ук танылган чаңгычы, өч тапкыр Олимпия уеннары призеры, скиатлон буенча дөнья чемпионы Максим Вылегжанин, дуатлон буенча дөнья чемпионы Максим Кузьмин да көч сынашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса