Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы яңалыклар

Дөньяның иң бәхетле иле кайда?

Мондый нәтиҗәгә «Бәхет турында бөтендөнья доклады» авторлары килгән.

Финляндия җиденче тапкыр рәттән дөньяның иң бәхетле иле булды.

Финляндия белән бергә иң бәхетле илләр дип социологлар Дания һәм Исландияне таныды, алар икенче һәм өченче урыннарны алдылар.

Иң бәхетле илләрнең беренче унлыгына шулай ук Швеция, Израиль, Нидерланд, Норвегия, Люксембург, Швейцария һәм Австралия кергән. Бу исемлек, авторлар әйтүенчә, пандемия чорыннан бирле үзгәрешсез диярлек кала.

Иң бәхетсез ил дип Әфганстанны атаганнар, аның янында Ливан, Лесото, Сьерра-Леоне һәм Конго Демократик Республикасы булган.

Безнең ил уртада -  72 нче урында.

Доклад авторлары төрле илләрдә бәхет дәрәҗәсен билгеләү өчен алты төп факторны кулланалар: социаль ярдәм, керем, сәламәтлек, ирек, юмартлык һәм коррупция булмау.

Доклад 20 мартта билгеләп үтелә торган халыкара бәхет көненә багышлана. "Бәхет турында бөтендөнья доклады" 2012 елдан бирле ел саен чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса