Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы яңалыклар

Яңа елны сурәткә төшергән кеше

Мөгаен, Советлар Союзында туган күпләрдә 23 февраль, 8 Март, 1 сентябрь һәм, әлбәттә, Яңа ел белән котлау открыткалары сакланадыр.

Балачактан иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе белән бәйле открыткалардагы керпе, куян, тиеннәрне Владимир Зарубин ясаган.

30 ел эшчәнлек вакытында аның рәсемнәре белән 1,5 миллиардтан артык открытка һәм конверт чыккан. Ләкин рәссамның язмышы аяныч булган...

Владимир Зарубин 1925 елда Орел өлкәсендә Андрияновка авылында туган. Малай балачактан бирле рәсем ясау белән кызыксына һәм ата-анасы аның мавыгуын дәртләндерә. Әтисе улына бәйрәм карточкаларын җыя башларга тәкъдим итә.

Сугыш вакытында Владимир Ивановичның туган авылын немецлар басып ала. Малайны Германиягә озаталар, анда ул хезмәт лагеренда эшли. Җиңүдән соң ул туган ягына әйләнеп кайта һәм Мәскәүдә төпләнә. Биредә Владимир Зарубин кичке урта мәктәпне тәмамлый һәм «Союзмультфильм» киностудиясе каршындагы мультипликаторлар курсларына укырга керә.

1957-82 елларда Владимир Иванович «Союз-мультфильм»да рәссам-мультипликатор булып эшли, йөзгә якын рәсемле мультипликацион фильм төшерүдә катнаша. Алар арасында иң танылганнары: «Ну, погоди!», «Маугли», «Тайна третьей планеты», «По следам бременских музыкантов».

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Студиядә эшләгән вакытта рәссам открыткалар ясый башлый, алар тиздән совет көнкүрешенең аерылгысыз өлешенә әверелә. Аның ил буенча миллионлаган җанатарлары барлыкка килә.

Ләкин үзгәртеп кору елларында барысы да үзгәрә. Ягымлы җәнлекләр әкренләп популярлыгын югалта: яңа басмалар рәссамның эшләрен сатып алырга те-ләми, ә элеккеләре ябыла һәм сурәтләре өчен түли алмый. Владимир Зарубин 1996 елда үлә.

«Кызыл таң» газетасыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса