Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы яңалыклар

Суалчанда ничә йөрәк?

Замана шаукымында, җитди хәбәрләр дөньясында гына кайнап яшәү туйдырдымы? Шулай икән, бераз алардан арынып, ял итеп алыгыз. Сезнең игътибарга кызыклы фактлар җыелмасын тәкъдим итәбез.

Һәр җәй саен Эйфель манарасы 15 сантиметрга биегәя.

Мәйданы 6730 квадрат метр булган смайлик Җир планетасында иң зур картина булып санала.

Малайларның тәм рецепторлары кызларныкына караганда азрак.

Су коңгызының тешләре беркайчан да үсүдән туктамый.

Статистик уртача кешенең организмындагы тимер 7,62 сантиметр озынлыктагы кадак ясау өчен җитә.

Акула аскы ягы белән өскә таба капланса, комага китә.

141 078 ел - бөтен тарихта иң озын төрмә срогы.

Диңгез атлары - иң акрын йөзә торган балыклар.

Неандерталецларның баш мие кешеләрнекеннән зуррак булган.

1938 елда «Таймс» журналы Гитлерны «Ел кешесе» дип таныган.

Вирджиниядә (АКШ штаты) иртәнге 8 гә кадәр тавыкларга йомырка салырга рөхсәт ителми һәм алар моны кичке 4 кә кадәр эшләп өлгерергә тиеш.

Иртән каһвәгә караганда алма үзебезне күпкә яхшырак хис итәргә мәҗбүр итә ала.

Ниндидер күңелле әйбергә караган вакытта безнең күз алмаларыбыз 45% ка зурая.

Бер iPhonга зарядка бирер өчен 595 әфлисун кирәк.

Ташбака арт юлы белән сулыш ала ала.

Яңгыр суалчаннарының тугызга кадәр йөрәге бар дип исәпләнә.

Жирафлар үзләренең 45 сантиметр озынлыктагы телләрен колакларын чистарту өчен кулланалар.

Берничә төр тасмалы суалчаннар бар, алар бернинди дә ризык таба алмаганда үз-үзләрен ашыйлар.

Бөек Колумб кайчандыр Җирне груша формасында дип санаган.

Nintendo кайчандыр такси компаниясе хуҗасы булган.

«Күбәләк» сүзе инглиз телендә butterfly буларак яңгырый, әмма кайчандыр ул flutterfly дип аталган.

Дөньяда иң карт эткә үлгәндә 29 яшь булган.

Яшен ир-атларны хатын-кызларга караганда ешрак зарарлый.

Кеше организмында иң ныклы матдәләр - ул тешләр.

Зәңгәр ай 2 ел да 7 айга нибары бер тапкыр күренә.

Йоклар алдыннан курку клинофобия буларак билгеле.

Бал - югалырга мөмкин булмаган бердәнбер ризык.

«Титаник» фильмын булдыруга корабльнең үзен төзүгә караганда күбрәк акча тотылган.

Google баштарак BACKRUB дип аталган.

Беренче һәм соңгы сүзләре үз урыннарында торса, инглизчә теләсә кайсы дөрес төзелмәгән җөмләне дә аңларга була.

Америка актеры һәм җырчысы Элвис Пресли тумыштан блондин булган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса