Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы яңалыклар

Әлмәтле Владивостоктан Парижга, Мурманскидан алып Истанбулга кадәр ак Лада Приорада сәяхәт иткән

Сәяхәт - ул романтика. Гадәтләнгән һәм күптән яшәгән урыннардан чыгып китеп, кеше яңа хисләр, яңа кичерешләр белән очрашуга бара һәм кыска вакытка гына булса да азатлыкка ирешә.

«Сәяхәттән берәү дә нинди бар шундый булып кайтмый», дигән бер акыл иясе.

Владивостоктан Парижга, Мурманскидан алып Истан-булга кадәр ак Лада Приорада. Әлмәтле Эльдар Миңнегалиев автотуристлар сафында инде 6 ел. Үзенең мавыгуы турында ул безгә дә сөйләде.

Эльдар нефть тармагында эшли. Буш вакытында автомобиленә зур игътибар бирә, аңа зәвыклы автотавыш көйли.

Пенза шәһәренә автотавыш буенча ярышларга бару - сәяхәтчеләр рәтенә керү өчен этәргеч була. Бер атнадан Оренбургка юл тотарга кирәк булганлыктан, ул өйгә кайтып тормыйча Волгоградка китә. Аннан Казахстанга, ә соңыннан инде Оренбургка да бер кул сузымы ара.

- Эльдар, сәяхәт синеке икәнен кайчан аңладың?

- Гомумән, миңа машина йөртү процессы бик ошый. Ерак юллар мине гел җәлеп итә, юлны җиңел кичерәм.

- Үзең генә сәяхәт итәсеңме? Шундый зур юлларга чыкканда курку хисе юкмы?

- Күбесенчә үзем генә сәяхәт итәм. Курку, әлбәттә, бар. Чөнки машина да яңа түгел инде. Ләкин гел куркып йөрсәң, өйдә генә утырырга кала.

- Россия буенча тагын нинди шәһәрләргә сәяхәт кылдың?

- 2016 елда режиссер Андрей Звягинцевның «Левиафан» фильмы чыкты. Ул Мурманск өлкәсенең Териберка бистәсендә төшерелә. Бистә Баренц диңгезе ярында урнашкан. Төньяк Боз океаны белән чиктә диярлек, җир читендә. Мин анда бару теләге белән янып йөрдем һәм аны тормышка ашырдым. Алтын боҗра - Мурманск - Санкт-Петербург маршрутлары буенча уздым. Шул ук елның көзендә Уралга да чыгып кердем. Анда искиткеч матур урманнар. Маршрутым: Пермь - Пермь краеның төньягы - Екатеринбург - Чиләбе.

- Иң зур маршрутың нинди булды?

- 2017 елдан мин тулысынча сәяхәткә бирелдем. Иптәшем белән без Владивостокка юл тоттык. Бу иң ерак һәм техник яктан авыр маршрут иде. Без Омск, Новосибирск, Красноярск, Иркутск кебек зур шәһәрләрдә булдык. Байкалга барып җиттек. Ә аннан Монголиягә кадәр ерак түгел. Анда да кердек (Улан-Батор). Алга таба Чита, Благовещенск, ә Амурның башка ярында Кытай, анда да бардык. Һәм ахыргы нокта - Владивосток. Бер якка гына 9-10 мең километр уздык.

- Белгәнемчә, син булган шәһәрләр исемлеге кечкенә түгел. Тагын кайда йөрдең?

- 2018 елда Грузия - Төркия, Тбилиси - Батуми - Истанбул маршруты буенча уздым. Бер елдан соң Европага да сәяхәт кылдым. Ә инде 2020 елда, пандемия аркасында чикләр ябык булганга, Алтайга бардым.

- Европага да тукталыйк әле. Кайда булдың? Һәм бу маршрут буенча иң күп акча тотылгандыр?

- Әлбәттә. 2019 елда мин Минск - Варшава - Прага - Мюнхен - Париж - Берлин маршруты буенча уздым. Чыгымнар буенча 70 меңгә якын акча китте. Монда машинаны юлга әзерләү, шенген визасы, автомобильне иминиятләштерү дә керә. Шулай ук Европада бензин да кыйммәт, шәһәргә керү, юллар, тукталышлар да түләүле. Шәһәр үзәгенә эләгү бик авыр. Әле ашау ягы да бар. Шуңа күрә бик экономияләдем - аз ашадым, машинада йокладым. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бу минем шәхси чыгымнар гына. Бөтен кеше дә минем кебек үк сәяхәт итә алмый, чөнки мин тулысынча уңайлылыктан баш тарттым.

- Руль артында туктамыйча күпме максималь вакыт уздырганың бар?

- 13 сәгать. Бу 1400 километр. Бик авыр булды. Мондый адым кылырга беркемгә дә киңәш итмим.

- Сәяхәт иткәндә кызыклы хәлләр булдымы?

- Монголиядә бер кызык хәл булды. Кибеттән туңдырма алдык та, рәхәтләнеп ашарга тотынмакчы идек, булмады. Туңдырмадан сарык йоны исе аңкып тора иде. Шуннан соң мин нинди генә ашамлыкны ачсам да, беренче чиратта иснәп карый башладым. Монголлар күчмә халык бит, шуңа күрә аларның әйберләреннән ат, сарык яки юылмаган киемнәр исе килә. Икенче очрак Европада булды. Анда юл читендә туктарга ярамый икән, мин белмәдем, бу минем зур ялгышлык. Германиядә мине шуның өчен полиция хезмәткәрләре туктатырга теләде, ә мин аларның гамәлен аңламадым. Мин заправкага кискен борылдым, алар алга таба киттеләр. Тотсалар, зур штраф салган булырлар иде.

- Тискәре тәэсир калдырган шәһәр бармы?

- Алтай республикасында Горно-Алтайск шәһәре күңелгә ятмады. Каралмаган, пычрак. Ә гомумән Алтай бик матур. Барысына да анда барырга киңәш итәм.

- Ә иң күңелеңә хуш килгән шәһәр?

- Беренче чиратта Санкт-Петербург. Соңыннан Прага һәм Берлин. Әйе, Берлинда Париждагы кебек архитектур биналар юк, әмма анда иркен сулап була, консерватив фикерләү юк.

- Кайсы илгә, нинди шәһәргә барырга тәкъдим итәр идең?

- Грузиягә. Европага караганда арзанрак. Чит ил паспорты гына кирәк. Анда бик матур табигать, кунакчыл халык. Төп Кара диңгез курортын - Батумины билгеләп үтәр идем.

- Юллар темасы да кызык. Иң яхшы һәм иң начар юллар кайда?

- Безнең Россиядә бөтен федераль, төп юллар яхшы хәлдә. М5, М7, М1, М4 - искиткеч автотрассалар. Европада автобаннар барысы да яхшы, ә берәр бистәгә керәсең икән, шулай ук чокырлар каршы ала. Европада гел яхшы юллар дип уйлау - ялгышу.

- Быел сәяхәткә җыенасыңмы?

- Әйе, хәзер машинамны юлга әзерләп йөрим. Бу атнада Карелиягә барырга җыенам. Анда матур урыннар күп. Әлбәттә, Питерга да кереп чыгу теләге бар.

- Кайсы илгә барырга хыялланасың?

- Иранга. Икенче ел барырга планлаштырам, әмма чикләр ябык. Андагы экзотика җәлеп итә мине. Һәм шулай ук бер яр буеннан 150 чакрымда Әмирлекләрнең Бурдж-Халифа бинасы күренә. Гарәп диңгезен, Һинд океанын күрәсе килә.

- Булачак автотуристларга нинди киңәш бирер идең?

- Беренче чиратта, автомобильне җентекләп әзерләргә кирәк. Башка илгә барырга җыенасыз икән, аларның кагыйдәләре, менталитеты белән танышу мөһим. Һәм яхшы фототехника да зур роль уйный.

- Эльдар, кызыклы әңгәмәбез өчен зур рәхмәт сиңа. Йөргән юлларың һәрвакыт уң булсын. Яхшы күңелле кешеләр генә очрап торсын.

 

Резедә Шәмсуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса