Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

"Әлмәт таңнары" белән мөхтәсибәт уздырган викторина җиңүчеләре билгеле

"Әлмәт таңнары" газетасы Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте белән берлектә Мәүлид аена багышлап "Пәйгамбәребез (с.г.в.) күрсәтмәләре - безгә маяклы юл" исемле викторина игълан иткән иде. Бүген Үзәк мәчеттә викторина җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

40 сораудан торган викторинада шәһәрдә яшәүчеләр дә, авыл халкы да катнашты. Өлкәннәр белән беррәттән анда укучы балаларның да белемнәрен сынашуын күрү куанычлы булды. Бу уртак бәйге беренчесе генә түгел. Моңа кадәр дә бергәләп байтак кына чаралар оештырылган иде. Җәмил хәзрәт Хәлирахманов һәм "Әлмәт таңнары" газетасы баш мөхәррире Гөлназ Гыйззәтуллина киләчәктә дә әлеге дуслыкның дәвам итәчәген билгеләп үттеләр, конкурс-викториналарда актив катнашучыларга рәхмәтләрен җиткерде. Тантанага килүчеләр дә мондый бәйгеләрнең кирәклеген, аларның гыйлемне арттыруда зур әһәмияткә ия булуын әйттеләр.

"Пәйгамбәребез (с.г.в.) күрсәтмәләре - безгә маяклы юл" викторинасы нәтиҗәләре түбәндәгечә: I урынны Алия Хәсәншина яулады. Гүзәл Әбсәламова җаваплары икенче урын белән бәяләнде. Өченче урынны Яңа Нәдердән Ильвира Әхмәтова, Әлмәттән Сания Таштимирова, Энҗия Әхмәдиева, Гайсиннар гаиләсе бүлеште. Аларның һәммәсенә бүләкләр тапшырылды. Вәсилә Вәлиева, Берлия Кәримова (Әлмәт), Тәслимә Фәрхетдинова (Мәмәт), Р.Усманова (Габдрахман) кызыксындыру призларына ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса