Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

«Тәмле көрәш» бәйгесе җиңүчеләре билгеле [+ФОТОЛАР]

"Әлмәт таңнары" сайтында барган "Тәмле көрәш" бәйгесе тәмамланды.

Бүләгебез өчен 14 гүзәл зат көрәште. Әлбәттә, аларның һәрберсе җиңүгә лаек иде. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча финалга 3 кеше чыкты. Алар соңгы көннәрдә активлаша төште һәм күп тавыш җыя башлады. Шулай итеп, өченче урынны Аида Гайнуллина яулады. Ул бездән Яңа елга искиткеч бүләк - "Цветалия" чәчәк салоныннан махсус композиция белән бүләкләнә.
Айгөл Сабитова икенче урынга чыкты. Айгөл да "Цветалия" нең гүзәл, бай, чәчәкләр һәм тәм-том тулы корзинасына ия булды.
Илмира Габдрахманова иң күп тавыш җыйды һәм җиңүче булып танылды. Вәгъдә иткәнебезчә, ул безнең төп приз - "МАНХЭТТЕН" кафесыннан 2000 сумлык сертификат белән бүләкләнә.

"Цветалия" чәчәк салонына һәм "МАНХЭТТЕН" кафесына бәйге уздыруда ярдәмнәре өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Җиңүчеләрне тагын бер кат тәбрик итәбез! Бәйгеләр киләчәктә дә дәвам итәчәк. Шуңа күрә безнең сайтны карап барыгыз, безнең төркемгә дусларыгызны, танышларыгызны теркәгез, язмалар уңаеннан, фикерләрегезне белдерегез, бәйгеләрдә катнашыгыз, җиңүләр яулагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса