Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Безнең сайтта «ТӘГӘРМӘЧЛЕ ҖӘЙ» бәйгесе узачак

Җәй көнендә велосипедта йөрү күтәренке кәеф, сәламәтлек, көч-илһам бирә, ә безнең бәйге сезгә бүләк тә вәгъдә итә.

Бәйгедә катнашу өчен велосипед белән төшкән фотоларыгызны atannary@yandex.ru электрон адресына «Тәгәрмәчле җәй» дип язып, яки ВКонтакте челтәрендә Альметьевск - Әлмәт таңнары төркеменә хәбәр белән юллагыз.

Бәйге август аенда булачак. 3 августка кадәр фотоларыгызны безгә җибәрергә мөмкин, ә инде тавыш бирү 3 августтан 9 августка кадәр булачак.

Җиңүчеләрне файдалы бүләкләр көтә!

Игътибар! Бәйгедән төшеп калмас өчен сезне гадел юл белән генә тавыш бирергә чакырабыз! Без тавышлар белән сайтка керүчеләр санын чагыштырып барабыз. Кагыйдәне бозучылар бәйгедән төшереп калдырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса