Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

“Солдатта булган диләр” бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды

"Солдатта булган диләр" бәйгесе ахырына да якынлашты. almet-rt.ru сайтында тавыш бирү нәтиҗәсендә җиңүгә лаек булган егетләрнең исемнәрен игълан итәр чак җитте.

Ир-егетләребезнең армиядә хезмәт иткән чорларын чагылдырган фотоларын күргәннән соң: "Әллә каян күренеп тора, солдатта булган диләр", - дип җырлыйсы килү теләге туды. Һәммәсе дә хәрби киемнәрдән - ничек сокланмый түзәсең! Элек-электән армиядә булып кайтканнар башкалардан бер башка өстен торган. Антларына тугры калып, Ватанны саклаган егетләрнең кызлар арасында да абруе зур булган. Сайтта "көч сынашкан" солдатларга да тавышны күпчелек гүзәл затлар җибәрде. 3 атнага якын вакыт аралыгында 12 конкурсантка барлыгы 294 тавыш җыелды.

Шулай итеп, 71 тавыш җыеп, I урынга Айрат Заһиров лаек булды.

II урынны Фәнис Хисамов яулады (52 тавыш).

Максим Смирнов (45 тавыш) III урынга ия булды.

Җиңүчеләрне котлыйбыз! Бүләкләү тантанасы турында соңрак хәбәр итәчәкбез.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250