Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

"Солдатта булган диләр" бәйгесе башланды

Тавыш бирәбез, дуслар! Комментарий калдыру - бер тавыш, ягъни җиңүче комментарийлар санына карап билгеләнә.

Фидаил Фәрзиев 1994нче елның 17 гыйнварында Лениногорск районы Урмышлы авылында дөньяга килә. 2012 - 2013 елларда Нижегородск өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә хәрби бурычын үти. Хәрби часте: 54046. Бүгенге көндә Әлмәт политехник техникумында белем ала.

Смирнов Максим, 2006-2008 елларда Түбән Новгородта 130 ОПС в/ч 21167(аерым элемтә полкы) хезмәт иттем.

Армиядән кайткач Туполев исемендәге КГТУның Әлмәт филиалын тәмамладым. "Новые технологии" ПК" ҖЧҖдә инженер-технолог булып эшлим.

Тавыш бирәбез, дуслар! Комментарий калдыру - бер тавыш, ягъни җиңүче комментарийлар санына карап билгеләнә.

Михаил Фадеев

Мин Әлмәт районының Илтән-Бута авылында туып-үстем. Политехникумны тәмамлаганнан соң 2011-2012 елларда Чиләбе өлкәсендәге Трехгорный шәһәрендә 32616 нче хәрби частьның ракета-артиллерия гаскәрләрендә хезмәт иттем. Хәзер читтән торып нефть институтында белем алам, "Ямашнефть" нефть-газ чыгару идарәсендә эшлим.

Айнур Мансуров 1993 елны 10 декабрендә Әлмәт шәһәрендә туа. 2012 - 2013 елларда в Киров өлкәсендә хәрби бурычын үти. Бүгенге көндә Әлмәт политехник техникумында белем ала.




Рүзәл Хәйдәров

1993 елның 26 ноябрендә Азнакай районы Мәлбагыш авылында туа. 2011 - 2012 елларда Таҗикстан Республикасы Курган-Тюбе шәһәрендә хәрби бурычын үти. Бүгенге көндә Әлмәт политехник техникумында белем ала.

Фәнис Хисамов

Сезнең алда Лениногорск районы Урмышлы авылының батыр, горур, кыю егете - Фәнис Хисамов. Туган көне: 1993 елның 29 нчы ноябре. Солдат шулпасының тәмен Фәнис Нижегородск өлкәсендә татый, ягъни хәрби бурычын әлеге өлкәнең Богородская шәһәрендә, 3671 нче хәрби частендә үти. Бүгенге көндә белем үрләрен яулау юлында. Ул Әлмәт политехник техникумының тырыш студенты. Бәйгедә уңышлар телик аңа!
Билен кысып буган, диләр,
Бигрәк уңган диләр;
Әллә каян күренеп тора -
Солдатта булган, диләр.

Айрат Заһиров

Әлмәт районы Кичучат авылы егете. Хәрби бурычын Владимир өлкәсе, Ковровск районы, 47866" Б"хәрби частенда үти.

Илгиз Котлахметов

1994 елның 15 февралендә Әлмәт районы Мәмәт авылында туа. 2012 - 2013 елларда Ульяновск шәһәрендә хезмәт итә. Хәзерге вакытта Әлмәт политехник техникумында читтән торып белем ала.

Ирек Хәбибуллин.

Әлмәт районы Кама - Исмәгыйль авылында яши. Ул 1990 - 1992 нче елларда Тын океан флотында, Хабаровск өлкәсендә, Советская Гавань шәһәрендә, гидрокустик булып хезмәт иткән

Илдар Сусаров

Бишмунча авылында яши. Ул 1997-1999 елларда Саратов өлкәсенең Сокол шәһәрендә хәрби бурычын үти. Хәрби часте: 23-247. Бүгенге көндә "Лениногорскнефть" нефть-газ чыгару идарәсендә эшли.

Марат Шәйдуллин

Чита округында 2011-2012 елларда хәрби разведчик хезмәтен үти.Хәзерге вакытта Әлмәт районы Нәдер авылында яши.

Булат Шириев

1960 елның 20 январенда Кама-Елга авылында тудым.

1978 елның 5нче ноябрендә Армия сафларына алындым. Белоруссия республикасының Витебск шәһәрендә хезмәт итә башладым. 1979 елның 27 декабреннән 1980 елның декабренә кадәр Афган җирендә хезмәт иттем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса