Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Ризаэддин Фәхреддиннең юбилее уңаеннан викторина уздырыла

Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте бөек якташыбыз, мәгърифәтче, дин галиме Ризаэддин Фәхреддиннең юбилее уңаеннан викторина уздыра.

Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә.

1. Р. Фәхреддиннең кайсы хезмәтендә борынгы Болгар чорыннан алып 20 нче йөз башына кадәр булган шәхесләребез хакында мәгълүмат бирелә?

2. Р. Фәхреддин Бөтендөнья конгрессына ничәнче елда бара?

3. Галимнең кайсы китабында "Әхлак гыйлеменнән" сериясеннән хезмәте тупланган?

4. Теология гыйлеме өлкәсендәге хезмәтләре нинди?

5. Балаларны дөрес тәрбия кылу фикере кайсы мәгърифәт-ченекенә аваздаш?

6. Р. Фәхреддин нинди хезмәтендә дөньядагы диннәргә кыскача күзәтү ясый?

7. Р. Фәхреддин "Болгар төркиләре" дип кемнәрне атый?

8. Р. Фәхреддин кайсы галим үрнәгендә үзенең "Юаныч" исемле 1200 битлек китабын яза?

9. "Сүзнең кыйммәтлесе - заман үрнәге белән онытылмый торганы" гыйбарәсе кайсы әсәреннән?

10. Ничәнче елларда һәм нинди атаклы журналның мөхәррире була?

11. Дәвам итегез: "...Озын сүзләрдә ..."

12. Р. Фәхреддиннең мөфтилек дәвере кайчан була һәм ул Россия мөселманнарының ничәнче мөфтие?

13. Р. Фәхреддиннең мирасын беренчеләрдән булып халыкка кайтаручы галимнәрне атагыз (алар өчәү).

14. Төшеп калган сүзләрне языгыз: Р. Фәхреддин: "... - дөнья сукырлыгыннан, ахирәт газабыннан саклаучы нур".

Җавапларыгызны atannary@yandex.ru электрон адресына яки «Әлмәт таңнары» редакциясенә хат белән 20 мартка кадәр юллагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса