Әлмәт таңнары

«Пәйгамбәребезгә тоташкан гыйлем чишмәсе»

«Кыйбла» сәхифәсе Пәйгамбәребез с.г.в. туган айда аның тормышын, сыйфатларын тагын да күбрәк өйрәнү, аны ныграк искә алырга тырышу максатыннан "Пәйгамбәребезгә тоташкан гыйлем чишмәсе" исемле дини викторина тәкъдим итә. Җавапларны редакциягә 20 декабрьгә кадәр юллый аласыз. Җиңүчеләрне саллы бүләкләр көтә.

1. Пәйгамбәребез с.г.в. ничәнче елда (елның исеме), кайсы айда, нинди урында, ыруг һәм кабилә арасында туды?

2. Пәйгамбәребез с.г.в.нең ата-анасының, бабасының исемнәрен әйтеп үтегез.

3. Аллаһ илчесе пәйгамбәрлек чорына кадәр үз халкы арасында нинди сыйфат белән аерылып торган?

4. Аллаһ илчесе кайсы елны һәм нинди көнне Мәдинәгә барып җиткән?

5. Аллаһ илчесенең әнисе үлгәндә аңа ничә яшь була һәм кем тәрбиясенә кала?

6. Пәйгамбәребез с.г.в. ничә яшендә өйләнә? Беренче хатынының исеме ничек?

7. Пәйгамбәребез с.г.в.нең ничә баласы булган? Исемнәрен атагыз?

8. Пәйгамбәребез с.г.в.гә беренче Коръән аятьләре иңдерелә башлаганнан соң 10 ел вакыт үткәч "кайгы елы" була. Ул ни өчен шулай аталды?

9. Ничә яшендә пәйгамбәрлек чоры башлана?

10. Пәйгамбәребез с.г.в.нең әнисе ягыннан булган әбисенең исеме ничек?

11. Пәйгамбәребез с.г.в.нең кайсы дошманы соңыннан ислам кабул итә?

12. Пәйгамбәребез с.г.в.гә исемне кем бирә?

13. Бөтен пәйгамбәрләргә дә Аллаһы Тәгалә пәйгамбәрлекләрен раслау өчен могҗиза биргән. Мөхәммәд пәйгамбәргә нинди могҗиза бирелде?

14. Миграҗ нинди кичә ул?

15. Нәрсә ул "хиҗрәт"?

16. Беренче булып ирләрдән, хатын-кызлардан, балалардан кем Ислам динен кабул итте? Исемнәрен әйтеп үтегез.

17. Коръәндә Мөхәммәд исеме ничә кат искә алына?

18. Аллаһ илчесенең кайсы оныгы аңа нык охшаган була?

19. Пәйгамбәребез с.г.в. үлгәннән соң аның туганнары арасында беренче булып кем вафат булды?

20. Пәйгамбәребез с.г.в.гә вәхине (Коръән аятьләрен) нинди фәрештә җиткерде? Аның исемен языгыз.

21. Пәйгамбәребез с.г.в. вәхи иңгәннән соң да Хира тау куышына йөрүен дәвам иткәнме?

22. Рәсүлебез с.г.в. Ибраһим пәйгамбәр белән ничәнче буында тоташкан?

23. Пәйгамбәребез с.г.в.гә Хәмзә кызына өйләнергә тәкъдим итәләр, ул баш тарта. Ни өчен баш тарта? Сәбәбе нидә?

24. Мөхәммәд с.г.в.гә пәйгамбәрлек килгән-че ул катнашкан сугыш ничек атала? Кемнәр арасында була ул сугыш? Аңа ул вакытта ничә яшь була?

25. Пәйгамбәребез с.г.в.нең холкын мактап кайсы сүрәдә һәм ничәнче аятьтә әйтелә?

26. Сөекле пәйгамбәребез с.г.в.нең киеме ничә өлештән торган була һәм алар ничек атала?

27. Пәйгамбәребез с.г.в.нең бер хәдисендә кыямәт көнендә Аллаһының рәхмәтенә ире- шәчәк 7 төрле кеше күрсәтелә. Нинди кешеләр алар?

28. Пәйгамбәребез с.г.в. бер хәдисендә : "Кыямәт көнендә зур бер симез кешене китерерләр. Ул черки канаты авырлыгында да булмас һәм син шушы аятьне укы", - ди. Нинди аять ул?

29. Аллаһыдан намазлар санын кыскартуны сорап, Пәйгамбәребез с.г.в.гә кем мөрәҗәгать итә?

30. "Пәйгамбәребез с.г.в. холкы - Коръән сыман иде", дип кем әйткән?

31. Пәйгамбәребез c.г.в.нең күркәм сыйфатлары нинди? (кимендә 5 не атагыз).

32. Хәдистә төшеп калган сүзләрне яз: "... нәфел уразалары, нәфел намазы савабын алу дәрәҗәсенә күтәрелер".

33. Бер хәдисендә пәйгамбәребез диннең афәте өчтер, ди. Ниндиләр алар?

34. Пәйгамбәребез ничә яшендә үлә? Кабере кайсы шәһәрдә? Аның янәшәсенә кемнәр күмелә?

35. Мөхәммәд пәйгамбәрне с.г.в. мактап язылган шигырь ничек атала һәм аларны язучыларның исемнәрен атарга. Пәйгамбәребезне с.г.в. мактау өчен нинди исемнәр, эпитетлар кулланыла?

36. Танылган 4 хәлифәнең исемнәрен атап китегез.

37. Пәйгамбәребез с.г.в.нең мәшһүр сәха-бәсе Мусгаб ибн Гумейр кайда вафат булган?

38. Аллаһы Тәгалә тарафыннан җир йөзенә ничә пәйгамбәр җибәрелгән?

39. Сирә (сийрә) нәрсә ул?

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: