Әлмәт таңнары

Паркка бушлай билетлар отасыгыз киләме?

Агымдагы елның Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителүен күздә тотып, Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге мәдәният һәм ял паркында төшкән фотосурәтләр бәйгесе башлап җибәрәбез.

Билгеле, һәрберебезнең фотолар архивында Әлмәт халкын гына түгел, якын-тирә районнарда яшәүчеләрне дә үзенең матурлыгы белән әсир иткән паркта төшкән фотолары бардыр.

Иң кызык һәм оригиналь фото хуҗасын бездән искиткеч бүләк көтә, анысы әлегә сюрприз булып торсын. Серне соңрак ачачакбыз.

Бәйгедә катнашу өчен фото белән бергә исем-фамилия, яшәгән шәһәр яки авылны күрсәтеп, бәйләнешкә керү өчен телефон номерын да юлларга кирәк. Фотоларны18 июньгә кадәр кабул итәбез. Аларны atannary@yandex.ru электрон адресына "Мин паркта" бәйгесенә дип җибәрергә кирәк.

Бәйге турында барлык мәгълүмат ВКонтакте социаль челтәрендә "Әлмәт таңнары" төркеменә эленәчәк. Бәйгедә катнашучыларны төркемдә теркәлергә чакырабыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: