Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

“Әниләр һәм бәбиләр” бәйгесендә катнашучылар тавыш көтә!

Безнең сайтта"Бәйге" бүлегендә ошаган фото өчен тавыш бирегез! Комментарий калдыру - бер тавыш, ягъни җиңүче комментарийлар санына карап билгеләнә.

Ләйсән һәм Кирилл Долговлар. Ирем Дмитрий белән быел 24 мартта зур шатлык кичердек - беренче сабыебыз Кирилл дөньяга килде. Хәзер аңа 7 ай тула. Улыбызны барыбыз да өзелеп яратабыз. Бабай-әбиләре дә сөеп туя алмый.. Әни булу иң зур бәхет икән. Әниләребезнең безнең өчен ничек борчылганнарын, шатланганнарын үзең әни булгач кына яхшы аңлый башлыйсың. Мин бик бәхетле.

Зөлфия һәм Камилә Гариповалар. Кешеләрнең каршылыклы гамәлләренә дә карамастан Галәм гармонияле үсештә. Сәбәбе гади - ул иң кулай сайланган юлыннан тайпылмый. Кеше тормышындагы һәр проблема - кыйбласының дөрес булмавында. Әгәр дә син иң югары каршылыклы юнәлешне сайлыйсың икән, бер генә түгел, бихисап проблемага тарасың. Димәк, куйган максатыңа аз каршылыклы юлны сайларга кирәк. (Ом законы)

Гөлназ һәм Әмирә Гарифуллиналар. Тормыш - ул үзенә күрә бер көзгедер! Анда кеше үз чагылышын күрә. Әгәр ачуланып карасаң, тормыш та сиңа ачулы булыр. Әгәр елмаеп карасаң, тормыш та сиңа дуслык кулын сузар.

Гөлназ һәм Аделина Гарифуллиналар. Һәр авырлыктан чыгу юлы бар - ышан, тырыш, бирешмә!

Руслан һәм Резедә Гавриловалар

Көзгегә бик сирәк карыйм хәзер.

Матурлыкка көзге түгел хөкем.

Хатын-кызлар арасында иң чибәре кем соң?

"Син!" - дип җавап бирә һәрчак улым.

Надеҗда һәм Юлиана Романовалар

Бөтен барлыгыңны биләгән беренче баладан соң шундый ук хис белән икенчесен яратырга мөмкинме? Мөмкин икән! Йөрәк зурая.

Руслан һәм Гөлназ Маматкуловлар гаиләсе.

Улларыбыз Айрат (11 яшь) һәм Салават (8 яшь) Р.Фәхретдин исемендәге татар гимназиясендә белем алалар, футбол, йөзү һәм акробатика белән шөгыльләнәләр.

Гүзәл һәм Самира Мөхәммәдиевалар.

Гаиләнең иң зур байлыгы, ата-ананың олы куанычы - бала икәнен бу бәхетне татыганнар белә. Безнең байлык - кызыбыз Самира һәм улыбыз Раил.

Гүзәл һәм Раил Мөхәммәдиевлар.

"Ана-бөек исем.

Нәрсә җитә Ана булуга.

Хатыннарның бөтен матурлыгы

Бөтен күрке ана булуда!". Мин бик бәхетле - мин әни!

Альбина Павлова улы Ильдар белән

Зөлфия Гинатуллина

Буш кул белән кайту юк өйгә. Анда мине ике ЧЕКУПИЛА көтә!

Зөлфия һәм Азалия Гинатуллиналар

Зөлфия, Азалия һәм Фәрхәт Гинатуллиннар



Зөлфия һәм Фәрхәт Гинатуллиннар

Назилә Артамонова

Ана-Бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга;

Хатыннарның бөтен матурлыгы.

Бөтен күрке ана булуда... - дип язган Һади Такташ.

Тагын әллә күпме матур сүзләр , шигырьләр, җырлар әниләр темасына багышланган. Тик аның чын мәгънәсенә төшенер өчен Әни булырга кирәк. Баламны тәүге тапкыр кулыма алуымны мин бик яхшы хәтерлим. Бу хисләремне мин никадәр сүз белән гегә аңлатсам да, аңлатып бетерә алмам төсле. Инде кызыма 3, улыма 2 яшь. Вакыт бер мизгелгә генә дә туктарга теләми. Нишлисең инде? Балаларым , исән-сау, бәхетле булыгыз! Мин сезне бик яратам!!!

Зөлфирә, Риназ, Эльназ Мөхәммәтҗановлар

Кара чәчле,кара күзле

Улым минем Эльназым

Зәңгәр күзле йомшак чәчле

Кече улым Риназым.

Икесе дә бик кадерле

Балдан татлы үзләре

Куңелемне сөендереп

Янып тора күзләре

Зөлфирә һәм Эльназ Мөхәммәтҗановлар

Зөлфирә һәм Риназ Мөхәммәтҗановлар

Гөлназ һәм Наил Нуриевлар

Алия һәм Шамил Дәүләтшиннар.

Улым Шамил "Шатлык" балалар бакчасына йөри,ул биергә бик тә ярата.Мин бик бәхетле әни.

Рәмис, Раиль, Эльвира Гиздатуллиннар.

Гаилә ул- тормышның нигезе.Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе.Әгәр тотка купмасын, ватылмасын дисәң, Бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп, яратып яшәргә кирәк.

Гаилә ул- җылы учак.Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле булла...




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250