“Мин Яңа ел бәйрәмендә” бәйгесе җиңүчесен тәбрик иттек
Әмир Бикмурзин редакциябездә әти-әнисе Лилия һәм Айдар белән кунакта булды.
"Әлмәт таңнары"ның нәни дусты Әмир 17 конкурсант арасыннан 1429 тавыш җыеп, җиңүче исеменә лаек булды. Аңа әле нибары 1 яшь 10 ай. Әмма ул үзенең сөйкемлелеге, ихласлыгы белән күпләрне үзенә каратты. Аның исеменнән куелган шигырь дә бик үзенчәлекле, матур иде.
Менә без-з-з дә очып килдек
Яңа ел бәйрәменә.
Яшел чыршы тирәсендә
Җыр җырлап әйләнергә.
Без-з-з-зелдәп әйләнәбез-з-з,
Җем-җем чыршы уртада.
Кунак булып ак сакаллы
Бабай килгән ёлкага.
Без-з-з уйныйбыз-з-з, җырлыйбыз-з-з,
Биибез-з-з дә, көләбез-з-з.
Без-з-з-згә бәйрәм бүләк иткән
Кыш Бабайны сөябез-з-з!
Әмиргә һәм аның әти-әнисенә редакциябез күркәм бүләк ясады - шәһәребезнең танылган фотографы Руслан Бажутовтан фотосессия (сайтыбызны күзәтеп барыгыз, фотоларны без бирегә дә урнаштырачакбыз).
Әмирне зур җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә аның әти-әнисен сөендереп торуын, уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа