Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Мин Яңа ел бәйрәмендә

Яңа ел бәйрәмендә иң кызыклы фотосурәт төшерүчеләр арасында бәйге игълан итәбез. Җиңүчене "Әлмәт таңнары"ннан саллы бүләк көтә.

"Мин Яңа ел бәйрәмендә" бәйгесе "Әлмәт таңнары" газетасы һәм аlmet-rt.ru сайтын тагы да таныту максатыннан оештырыла. Бүләкләү фонды спонсорлар һәм бәйгене оештыручылар хисабына булдырыла.

Бәйгегә фото белән бергә исем-фамилия, яшәгән шәһәр, авыл һәм бәйләнешкә керү өчен телефон номерын юлларга кирәк. Шигъри юллар җибәрсәгез, тагы да яхшы.

Фотоларны 5 гыйнвардан алып 15 гыйнварга чаклы atannary@yandex.ru электрон адресына җибәрергә кирәк. Тавыш бирү 16 гыйнварда 15 .00 сәгатьтә башланачак. Җиңүчене 30 гыйнварда игълан итәчәкбез.

Фотолар www.almet-rt.ru сайтында урнаштырылачак, тавыш бирү дә биредә узачак. Ашыгыгыз! Яңа елның иң матур фотолары "Әлмәт таңнары" тарихына кереп калачак.

Бәйге турында барлык мәгълүмат ВКонтакте социаль челтәрендә "Әлмәт таңнары" төркеменә эленәчәк. Бәйгедә катнашучыларны төркемдә теркәлергә чакырабыз.

Әдилә, Әмирә, Әминә Гәләвиевалар өчен тавышларның ясалма арттырылуы сәбәпле, конкурс комиссиясе аларны бәйгедән төшереп калдырырга дигән карарга килде. Җиңүчене гадел юл белән ачыклыйк, дуслар! Мондый очрак башка кабатланмас дип ышанабыз.

 

Әмир Бикмурзин, 1яшь 9ай, Әлмәт

Менә без-з-з дә очып килдек
Яңа ел бәйрәменә.
Яшел чыршы тирәсендә
Җыр җырлап әйләнергә.

Без-з-з-зелдәп әйләнәбез-з-з,
Җем-җем чыршы уртада.
Кунак булып ак сакаллы
Бабай килгән ёлкага.

Без-з-з уйныйбыз-з-з, җырлыйбыз-з-з,
Биибез-з-з дә, көләбез-з-з.
Без-з-з-згә бәйрәм бүләк иткән
Кыш Бабайны сөябез-з-з!

 

Сөләй мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары

Чунга- чанга булдык әле,

Яңа ел бәйрәмендә.

Кыш бабай да биеде бит,

Вот рәхәт булды шунда!

 

 

Айзилә һәм Назилә Шәрәфетдиновлар, Лениногорск

Апам белән икебез дә
Бер бакчага йөрибез.
"Татнефть" бүләк иткәнгә,
Иң матуры ул безнең!

Кыш бабайның кем икәнен
Апам бик тиз таныды.
Ә миңа, ни гаҗәптер-
Чын Кыш бабай шикелле?!

 

Айрат һәм Салават Маматкуловлар

Дус һәм тату абыйлар без,

Яңа ел чыршысында.

Төштек әле кочаклашып,

Шугалак каршысында!

 

Дамир Динекаев, 5 яшь, Лениногорск

Миңа 5 кенә яшь әле,
Булам - Дамир, күрегез!
Әнием теккән костюмнан
Гномик булам, белегез!

 

Фәридә Хаҗиева, Әлмәт районы, Сөләй авылы

Убырлысы, чегәне

Син боларны күр әле?!

"Без - чибәрләр", - дигәннәр,

Яңа елга килгәннәр!

 

Камилә Ногманова, 7 яшь, Әлмәт, 1 нче мәктәп

Һиндстаннан килдем әле,

Чегән кызы булам мин.

Яңа ел бәйрәмен бизәп,

Гөлчәчәктәй торам мин.

 

Ислам Ногманов, 11 яшь, Әлмәт, 1 нче мәктәп

 

Кыш Бабайның оныклары,

Бер мин генә түгел дә.

Зур үскәчтен килешер дип,

Костюмнарын кидем дә,

Бәйрәмгә килдем әле,

Бүләкләр бирдем әле!

 

Нияз Ногманов, 6 яшь, Әлмәт, "Шаян нәниләр" балалар бакчасы

Африкада кыш та юк бит,
Анда кар да еракта.
Шуңа күрә банан сатып,
Юл алып самолетка,
Килдем сезнең бәйрәмгә,
Яңа елны күрергә.

Килешкән чәчәкләрем,
Елмаюым, чәчләрем,
Шаккаттырдым барсын да,
Умба-джумба бии-бии,
Риваятьләр сөйли-сөйли,
Биеттем Бабасын да.

 

Илназ Гадельшин, 2 яшь, Лениногорск

Күрәсезме мине бүген,
Керпе булып киендем.
Кыш бабайны күрермен дип,
Мин бит бик тә сөендем!

 

Эльвина Гадельшина, 8 яшь, Лениногорск

Ап-ак болеромны киеп,
Чыгып киттем чыршыга.
Сәгать сукканын көтеп,
Басып торам каршында.

 

Рузилә Ямаева, Динара Каюмова, 9 яшь, Лениногорск, 11 нче гимназия

Кәҗә белән Сарыкка

Урын быел бит түрдән.

Шуңа күрә без быел да

Курыкмыйбыз бүредән!

 

Әнисә Яруллина,1 яшь, 10 ай, Әлмәт

Мин дә бәйрәмгә бардым,

Бабайдан бүләк алдым.

Кыш бабай юмарт икән,

Тәтиләре күп икән.

Тәтиләр дә өләште,

Мәмиләр дә өләште.

Бар да биеп жырлады,

Мин дә басып тормадым!

Әни кул чабып торды,

Әти көч биреп торды.

Сынатмадым бер дә мин,

Нәни диеп тормадым!

Киләсе елда инде,

Мин зур булып үсәрмен.

Бүләкнең дә зурысын

Үзем эләктерермен.

 

Энҗе Зөфәрова, 9 яшь, Әлмәт районы, Түбән Абдул авылы

Әтиемә Кыш бабай
Быел да биргән бүләк.
Бәйрәмгә чакыру җибәргән,
Минем өчен зур бүләк.

Әти, әни һәм дә мин
Театрга юл алдык.
Залдагы чыршыны күреп,
Өчебез дә таң калдык.

Бәйрәм шундый күркәм булды,
Уйнадык та, җырладык.
Әкият геройларының
Сөйләгәннәрен тыңладык.

Ә соңыннан Кыш бабай
Өләште мулдан бүләк.
Шундый бәйрәмдә катнашу
Минем күптәнге теләк.

Әтием дә, әнием дә
Берүк исән булсыннар.
Энҗе кызларын һәрдаим
Шатландырып торсыннар.

 

Резеда Мөхәммәдиева

 

Дилә Сабирҗанова, 3 яшь
Бүләк алдым, шукланып,
Төштем кыланчыкланып!

 

 

Артур Лаврентьев, 2,4 яшь, Әлмәт

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса