Әлмәт таңнары

Әлмәттә тылсымчыларны ачыкладылар

Әлмәтнең социаль яклау идарәсендә "Мин-тылсымчы!" дип аталган бәйгегә йомгак ясалды.

Физик мөмкинлекләре чикле балалар арасында кулланма-гамәли сәнгать бәйгесе җирлектә быел 4 нче тапкыр үткәрелде.

Бисердан үрелгән чәчәкләрләр, кулдан тегелгән йомшак уенчыклар, ашбүлмәсен матурлау эшләнмәләре, бизәнү әйберләре... Быел жюри каравына 40 лап катнашучыдан шундый 50гә якын эшләнмә тәкъдим ителгән. Әлеге эшләре белән инвалид балалар чынлыкта мөмкинлекләренең чиксез икәнлеген дәлилли.

Бәйгедә катнашкан балаларның иң кечкенәсенә 1 яшьтә 8 ай. өлкәненә 14 яшь. Барлык катнашучылар да "Тылсымчылар" дипломы һәм истәлек бүләкләнгән. Ә иң осталарга исә бүләкләрнең саллысы эләккән. Бу юлы бисердан үрелгән искиткеч матур чәчәкләре өчен беренче урынга лаек дип табылган Магдалина Хәитова плазма телевизоры белән бүләкләнгән. Икенче урынга ия Артур Мартыновка исә планшет тапшырганнар. Артурның бу бәйгедә беренче генә катнашуы түгел, былтыр ул беренче урын яулап компьютер белән бүләкләнгән булган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки