Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Әлмәтнең “Иң сөйкемле пар”ын эзлибез

"Әлмәт таңнары" газетасы яңа бәйге игълан итә. 14 февраль - Изге Вәли көне уңаеннан Әлмәтнең иң сөйкемле парын эзләргә булдык.

Бәйгедә катнашу өчен парлашып төшкән фото белән бергә исем-фамилия, яшәгән шәһәр яки авылны күрсәтеп, бәйләнешкә керү өчен телефон номерын да юлларга кирәк. Фотоларны 24 гыйнвардан кабул итә башлыйбыз. Аларны atannary@yandex.ru электрон адресына "Иң сөйкемле пар" бәйгесенә дип җибәрергә кирәк. Тавыш бирү 30 гыйнвардан алып 20 февральгә кадәр барачак. Җиңүчене 20 февральдә игълан итәчәкбез.

Фотолар www.almet-rt.ru сайтында урнаштырылачак, тавыш бирү дә биредә узачак. Иң күп тавыш җыйган пар җиңүче дип табыла һәм аларга романтик бүләк тапшырылачак. Әлеге пар турында "Әлмәт таңнары" сайтына да язып чыгачакбыз. Димәк, сез безнең конкурста катнашып үзегезне дә таныта алачаксыз. Фотоларны безгә юлларга ашыгыгыз!

"Иң сөйкемле пар" бәйгесе "Әлмәт таңнары" газетасы һәм аlmet-rt.ru сайтын тагы да таныту максатыннан оештырыла. Бүләкләү фонды спонсорлар һәм бәйгене оештыручылар хисабына булдырыла.

Бәйге турында барлык мәгълүмат ВКонтакте социаль челтәрендә "Әлмәт таңнары" төркеменә эленәчәк. Бәйгедә катнашучыларны төркемдә теркәлергә чакырабыз.

Игътибар! Бәйгедән төшеп калмас өчен сезне гадел юл белән генә тавыш бирергә чакырабыз! Без тавышлар белән сайтка керүчеләр санын чагыштырып барабыз. Шуңа да ясалма тавыш бирү очраклары булмас дип ышанабыз.

Эльвира һәм Айрат Хайдаровлар

Мәрьям һәм Фәрит Миннегуловлар

"23 ел бергә!"

Фәридә һәм Фәнүс Хаҗиевлар:

"27 ел бергә!"

Гүзәл һәм Рамил Хөсәеновлар:

Мәхәббәт - ул үзе иске нәрсә,

Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта.

Тиле яшьлек ярты гомерен бирә

Аның хисе белән янарга.

Лилия һәм Айдар Бикмурзиннар:

Яшик әле бер-беребезнең
Кадерен белеп кенә.
Хәтта чикләвек төшен дә
Урталай бүлеп кенә.

Элвира һәм Фәнил Хөснелгатиннар

Рәмилә и Евгений Красильниковлар

Алина һәм Вадим Тарасовлар

Ләйсән һәм Дмитрий Долговлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса