Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

“Әлмәт таңнары" Яңа елны яңа бәйге белән башлый

Яңа елда төшкән иң кызыклы фотосурәт төшерүчеләр арасында бәйге игълан итәбез. Җиңүчене "Әлмәт таңнары"ннан саллы бүләк көтә.

"Мин Яңа ел бәйрәмендә" бәйгесе "Әлмәт таңнары" газетасы һәм аlmet-rt.ru сайтын тагы да таныту максатыннан оештырыла. Бүләкләү фонды спонсорлар һәм бәйгене оештыручылар хисабына булдырыла.

Бәйгегә фото белән бергә исем-фамилия, яшәгән шәһәр, авыл һәм бәйләнешкә керү өчен телефон номерын юлларга кирәк. Шигъри юллар юлласагыз, тагы да яхшы.

Фотоларны 5 гыйнвардан алып 15 гыйнварга чаклы atannary@yandex.ru электрон адресына җибәрергә кирәк. Тавыш бирү 16 гыйнварда башланачак. Җиңүчене 30 гыйнварда игълан итәчәкбез.

Фотолар www.almet-rt.ru сайтында урнаштырылачак, тавыш бирү дә биредә узачак. Ашыгыгыз! Яңа елның иң матур фотолары "Әлмәт таңнары" тарихына кереп калачак.

Бәйге турында барлык мәгълүмат ВКонтакте социаль челтәрендә "Әлмәт таңнары" төркеменә эленәчәк. Бәйгедә катнашучыларны төркемдә теркәлергә чакырабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса