“Әлмәт таңнары” яңа бәйге игълан итә
Мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе, тарихчы, ислам белгече Ризаэддин Фәхреддиннең 155 еллык юбилеена багышлап, "Әлмәт таңнары" газетасы Үзәк мәчет, мәгариф идарәсе белән берлектә авыл мәктәпләренең 3-4 нче сыйныф укучылары арасында "Авылым мәчете" дип исемләнгән рәсемнәр бәйгесе уздыра.
ИГЪТИБАР! Иҗат эшләре www.almet-rt.ru сайтында урнаштырылачак, тавыш бирү дә биредә узачак. Комментарий калдыру - бер тавыш, ягъни җиңүче комментарийлар санына карап билгеләнә.
Рәсемнәрне atannary@yandex.ru электрон адресына яки мәгариф идарәсенә юлларга кирәк. Бәйге 1 мартка кадәр дәвам итә.
Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа