Реклама
Бәйрәм кәефе таралырга өлгергәнче, 11 мартта кызларны җиңүләре белән тәбрик иттек. Кызларга Catrin матурлык салоныннан (I урынга) һәм Pavlotti хатын-кызлар киеме кибетеннән (II-III урыннарга) сертификатлар тапшырдык.
Беренче урынны яулаган Айназның исеме җисеменә туры килә - Айназ - назлы ай дигәнне аңлата.
Сөйкемле татар кызы, буй-сын, чибәрлек, ягымлы күз карашы сайт кунакларын битараф калдырмады. Аның өчен барлыгы 3330 кеше тавыш бирде. Кызның матур, зифа буйлы булуының сере - спортта икән. Айназ мәктәптә укыган елларда аэробика белән шөгыльләнгән.
- Гаиләбез һәм кызым - минем өчен тормышта иң мөһиме. Бергә булганда барысына да ирешеп була. Сәламәтлектән аермасын, - ди 22 яшьлек Айназ Бычкова.
Икенче урынга ия булган Рузилә Муллахмәтова хәзерге вакытта декрет ялында икән. Шуңа күрә редакциябезгә ул үзе килә алмады, гаиләләренә бәхет, нәниләренең исән-сау булып үсеп җитүен теләп, бүләкне без аның тормыш иптәшенә тапшырдык.
Өченче урынны алган Миләүшә Баянова призлы урын алуына сөенечен яшермәде, үзе тавыш биргән һәммә кешегә рәхмәтен җиткерде.
Әлмәт районы