"Әлмәт сылуы" бәйгесендә катнашырга чакырабыз
8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан безнең сайтта яңа бәйге! Әлмәт сылуын бергәләп сайлыйк әле.
Фотоларны atannary@yandex.ru электрон адресына җибәрегез.
Бәйге шартлары:
"Әлмәт сылуы" бәйгесе "Әлмәт таңнары" газетасы һәм аlmet-rt.ru сайтын тагы да таныту максатыннан оештырыла. Бүләкләү фонды спонсорлар һәм бәйгене оештыручылар хисабына булдырыла.
Бәйгегә фото белән бергә кызның исем-фамилиясен, яшәгән шәһәрен, авылын, һәм бәйләнешкә керү өчен телефон номерын юлларга кирәк.
Катнашучыларга тавыш бирү аlmet-rt.ru сайтында "Опрос" бүлегендә 6 мартка кадәр алып барылачак.
Фотолар сайтка 14 февральдән эленә башлый.
Бәйге турында барлык мәгълүмат ВКонтакте социаль челтәрендә "Әлмәт таңнары" төркеменә эленәчәк. Бәйгедә катнашучыларны төркемдә теркәлергә чакырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа